Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабиров: «Артист эше бик җиңел, рәхәт эш. Сезгә дә киңәш итәм»

Җәй матур инде, нәрсә генә дисәк тә. Фотографлар да бу сезонда рәхәтләндереп акча эшлиләр. Локацияләр үзгәреп кенә тора, башта чәчәк аткан агачлар, аннары зәңгәрсу люпиннар болыны, тагы бик күп, бик күп урыннар. Хәзер менә салам төргәкләре чираты җитте. Инстаграм лентасы тулган андый фотолар белән.

Танылган җырчыбыз Данир Сабиров та чибәр хатыны Миләүшә белән шундый фотолар ясаткан. Матур. Ләкин шул фотолар астына төрттерүле комментарийлар язучылар да бар. Мәсәлән, берсе «Что то бу артистларның рулонлы салам кырыенда фото төшәселәре бик күбәйде, шул рулонны түбәгә бәрик дисәң берсен дә табып булмый», дип уены чыны белән язып куйган.

Бу Данирның хатыны куйган фотосы астына язылган сүзләр. Шуңадырмы Данир җавап бирмичә кала алмаган. «Һәр кешенең үзе сайлаган һөнәре. Заманында мин авылда комбайнер ярдәмчесе булып та, Казанга укырга кергәч официант булып та, төзелештә ярдәмче булып та эшләгән булды. Ләкин матурлыкны күреп, нәрсә эшләсәң дә төрттерергә сәбәп табалар. Сез программа уйлап концерт куегыз, вообще җиңел эш, бер авырлыгы да юк. Җырлар язып, биюләр куеп, костюм тектереп, режиссурасын уйлап, сүзләрен ятларга гына кирәк. Короче артист эше бик җиңел рәхәт эш. Сезгә дә киңәш итәм. Яхшы, алкышларга күмә торган тамашачылар сезгә», дип җавап биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк