Логотип
Хәбәрләр

Cәмрух кошы алып килгән җиңүләр

Төрле социаль челтәр кулланучылары нәтиҗәләрне ел азагында ясаса, «Сәләт» берләшмәсе исә, киресенчә, әлеге җаваплы эшне ел башында башкара. Нәкъ менә 19 февраль көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Сәмрух-2019» ел премиясендә иң-иңнәрне билгеләделәр алар!

Төрле социаль челтәр кулланучылары нәтиҗәләрне ел азагында ясаса, «Сәләт» берләшмәсе исә, киресенчә, әлеге җаваплы эшне ел башында башкара. Нәкъ менә 19 февраль көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Сәмрух-2019» ел премиясендә иң-иңнәрне билгеләделәр алар!

2015 елдан башлап, «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, актив балаларны, яшьләрне, остазларны, аланнарны һәм «Сәләт» Клубларын «Сәмрух»  ел премиясе белән бүләкли.

Әлеге ел премиясенең максаты исә  – «Сәләт» хәрәкәтендә катнашучы балаларны һәм яшьләрне бүләкләү. Активистларының, партнёрларының, проектлары авторларының һәм оештыручыларның эшенә тиешле дәрәҗәдә бәя бирү.

«Сәмрух» премиясенә әзерлек җәй тәмамлануга башланып китә, көзен исә  сайлап алу этаплары уза. Шулай итеп, тантананың үзе турында да уйлана башлыйбыз.

«Фәлсәфи яктан әйтсәк, әлбәттә, ел буе әзерләнәбез, чөнки бу «Сәләт» өчен елның кульминацион ноктасы, нәтиҗәләр ясау вакыты!», – ди әлеге чара турында «Сәләт»  яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

Премия исә, югарыда әйтелгәнчә, көз көне башланып киткән этапларда уза. Беренче баскыч – гаризалар кабул итү булса, икенчесендә катнашучыларны портфолио нигезендә сайлап алу. Өченче этапка килсәк – ул катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлау. Дүртенче, соңгы баскыч – бүләкләү тантанасы...

Искәртеп узарга кирәк, «Сәмрух-2019» ел премиясе бер сулышта, «Сәләт»кә генә хас җылы, рәхәт мохиттә узды. Монда, әлбәттә, алып баручыларның  ролен билгеләп узарга кирәк. Кабатланмас  тавыш һәм дикция иясе, жрналист, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова һәм сүз артыннан кесәгә кермәүче «Татар радио»сы алып баручысы Рамил Шәрәфиев үз эшләренең осталары икәнлеген  тагын бер кат исбатладылар.

Бүләкләү тантанасы дәртле җырлар, фәлсәфи биюләр, рәхмәт сүзләре һәм, әлбәттә, кабатланмас хис-кичерешләр белән үрелеп барды! Элмир Низамов чыгышын гына мисал итеп алыйк. Биредә профессиональ дәрәҗәдәге җыр-моң һәм символик мәгънәгә ия кызыл тукыма, һичшиксез, тамашачы игътибарын үзенә җәлеп итә. Ирекле иҗат итүне, сәләтне һәр яклап, төрлечә  күрсәтеп булуны янәдән исбатлый ул.

 «Традиция буенча без бишенче тапкыр иң акыллыларны, җитезләрне билгелибез. Шуңа күрә дә тантананың иң мөһим өлеше – ул меңнәр арасыннан сигез бөртекне сайлап алу. Аккош оясында аккош туа, диләр. Әти-әниләргә шундый зирәк балалар биргәннәре өчен зур рәхмәт», – дип ата-ана тәрбиясенең мөһимлеген дә искәртеп узды «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов.

Әйтеп узарга кирәк, быел сигез төп номинациядән тыш «Сәмрух» ел премиясенә «Форум башҗитәге» дип исемләнгән яңа юнәлеш тә кертелгән. «Бу номинациягә иллеләп кеше дәгъва кылды, тик ул кеше үрнәк, яхшы абый һәм үз эшенең остасы булырга тиеш иде. Аның исеме – Рәфис Хәлилов», – дип җиңүчене игълан итте «Сәләт»нең унынчы президенты Игорь Смирнов.

Катнашучыларга һәм, әлбәттә, җиңүчеләргә  дипломнар, «Сәләт» партнерларыннан истәлекле бүләкләр һәм fund.selet.biz краудфандинг платформасында тупланган акчалата призлар тапшырылды. 

Җиңүчеләр исемлеге:

«Ел сәлкеше» – Рәлинә Фаварисова;

«Ел әйдаманы» – Гөлназ Гатина;

«Ел өлкән әйдаманы» – Зәринә Хәлилова;

«Форум башҗитәге» – Рәфис Хәлилов;

«Ел директоры» – Алсу Ганеева;

«Ел кулдашлары» – Әдилә Камалова һәм Илнур Зиннәтов;

«Ел клубы» – «Сәләт-Яшел Үзән» клубы;

«Ел аланы» – «Сәләт Яр Чаллы» аланы;

«Сәләт җырлый» – «Сәләт дөньясы» җыры (Автор башкаручы: Миләүшә Гомәрова)

 

Мәкалә КФУ студенты Илүзә Касыймова тарафыннан язылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк