Логотип
Хәбәрләр

Чәчкә: «Күпме көннәр-төннәр елап уздырганымны беркем белми бит»

Җырчы Чәчкәнең кызы Весна исемле. Аңа инде 3,6 яшь. Кызы туганнан бирле, Чәчкәгә төрле эчтәлектәге шелтә сүзләре язалар икән. «Исем мени ул», «Урыс исеме кушкансың, татар исеме беткәнме әллә?», «Бестолковые родители», «Тилеме әллә син?», «Балаңа мәктәптә авыр булачак», «Балаң бу исем белән бәхетле булмаячак» һ.б.

Җырчы Чәчкәнең кызы Весна исемле. Аңа инде 3,6 яшь. Кызы туганнан бирле, Чәчкәгә төрле эчтәлектәге шелтә сүзләре язалар икән. «Исем мени ул», «Урыс исеме кушкансың, татар исеме беткәнме әллә?», «Бестолковые родители», «Тилеме әллә син?», «Балаңа мәктәптә авыр булачак», «Балаң бу исем белән бәхетле булмаячак» һ.б.

Чәчкә аларга: «Стоп! Сез Аллаh Тәгаләдән узып ничек шундый сүзләр яза аласыз соң??? Кеше турында, юньләп бернәрсә дә белмичә, нахак сүзләр яудыру дөресме икән? Мин 28 яшемдэ кияүгә чыктым. Тормыш иптәшем Ирек белән тормыш итә башладык, бергә концертлар куеп, банкетлар эшли идек. Бар да яхшы. Ләкин... балабыз юк иде. Баштарак ул сизелмәде, чаптык та чаптык. «Рабочая лошадь» кебек үзем рульдә, үзем концертлар куям, ирем оештыра, туй-юбилейларны бергә алып барабыз.... Ә күңел буш, эчемдә нидер җитми. Чын хатын-кыз, ана булып камилләшмәвем минем йөрәгемне үтә дә әрнетә иде. «Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен курке ана булуда» дип юкка гына язмаганнар бит. Болай да сызлаган ярама тоз салучылар күп булды. Алар инде ин якын кешеләр ‒ туганнар, таныш-белешләр. «Бәби юкмы соң әле?», «Картаясың бит, бала кирәк», «Врачка барып күренегез», «Нишләп һаман балагыз юк мени?» «Әлегә юк», дип кенә әйтә идем. Ә эштән ничек үксегәнемне белсәгез! Күпме көннәр-төннәр мендәргә елап уздырганымны беркем белми бит. Аллаhтан ялварып-ялварып сорый идем... Ирем гел тынычландыра иде: «Балабыз булмаса да, ярар, син минем кызым булырсын», дип шаяртып, күңелне күтәрергә тырыша иде. 3 ел балабыз булмады. Өч елдан соң тест ике сызык күрсәтте. Ышанмадым! Авырга узганымны белгәч, артык сөенергә дә куркып йөрдем. Шуннан минем иң бәхетле көннәрем башланды! 2016 елның август аенда кызым дөньяга килде. Хисләремнең ничек ташып акканын сүз белән генә әйтеп аңлата алмыйм. Рәхмәт Раббыма! Весна, дип, ирем белән алдан сөйләшеп куйган исемне бирдем. Ни өчен Весна, диярсез. Чөнки шушы балам ‒ минем язым, хатын-кыз буларак чәчәк аттырган җимешем, мине яшәрткән һәм яшәткән иң зур бәхетем! Роддомнан чыгып бераз вакыт үткәч, мәчеткә барып, исем куштырдык ‒ чын мөселман исемен!

Тик ул исемне мин, иң якын кешеләремнән кала, бер кешегә дә әйтмәдем. Әйтмәячәкмен дә! Минем моңа, әни кеше буларак, хакым бар дип уйлыйм! Калган барлык кешеләр өчен кызымның бары Весна исеме белән генә калуын теләдем, күз тимәсенгә дә яхшы булыр дидем.

Барысын да аңлаешлы итеп яздым, дип уйлыйм.

Миңа, минем гаиләмә, балама карата бүтән андый теләсә-нинди начар комментарийлар язуыгызны туктатыгыз! Миннән курыкмасагыз, Аллаhтан куркыгыз !

Арагызда, бәлки, мине аңлаучылар да булыр, рәхмәт сезгә!

Барыбызның да балалары сау-сәламәт, бәхетле-тәуфыйклы булсыннар иде.

Балалары булмаудан үзәкләре өзелгән хатын-кызларга мин чын күңелемнән ана булу бәхетен телим!

Иншаллаh!

Үз вакыты белән булыр барысы да!

Өметегезне өзмәгез!» дип озын итеп яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Весна дигэн исем булмый инде. Нихэтле генэ кайгырсан- борчылсан да, балага исемне уйлап куярга кирэк. Узегез дэ татар кызы, балагыз да татар. Мэсэлэн: Язлыгол дип. Кешегэ нихэтле упкэлэсэгез дэ, кеше белмичэ эйтми инде ул. Мин узем дэ шундый фикердэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      МОЛОДЕЦ ,БЭХЕТЛЕ БУЛЫГЫЗ!!!