Логотип
Хәбәрләр

Бушка кино карыйсың килсә...

2022 елда программада катнашучы һәр кешенең картасына 5 мең сум акча күчереләчәк.

«Пушкин картасы» буенча кино сеансларына билетларны киләсе елның февраленнән сатып алырга мөмкин булачак. Карта белән үзебезнең ил картиналарын карап була. Исегезгә төшерәбез, 2022 елда программада катнашучы һәр кешенең картасына  5 мең сум акча күчереләчәк.

РФ Президенты Владимир Путин «Пушкин картасы» акчаларын Россия  фильмнарына билетлар сатып алу өчен кулланырга тәкъдим итте. Премьер-министр Михаил Мишустин җавап итеп, бу «бик яхшы идея» дип белдерде. Бу үзебезнең кинофильмнарны җитештерү һәм прокатка чыгаруда ярдәм итүнең бер юнәлеше диде ул.

«Пушкин картасы»  - махсус банк картасы, аның белән мәдәни чараларга билет алырга мөмкин. Аннан 14 яшьтән 22 яшькә кадәр булган кешеләр файдалана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк