Логотип
Хәбәрләр

«Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясе

Бу елның 12 декабрендә пандемия сәбәпле онлайн форматта «Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясе үтәчәк. Барыбызга да билгеле булган «Татар җыры» фестивале алдагы елга күчерелде. «Болгар радиосы» премиясен оештыручылар, 2020 елның нәтиҗәләрен 2021 елда чыгарып булмас дип сөйләделәр. Премияне елдагыча Илфар Кәримов, Рөстәм Гайзуллин һәм тәгүге тапкыр «Мисс Татарстан-2017» титулын яулаган Зөлфия Шәрәфиева алып барачак.

Концерт «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета» каналларыннан да күрсәтеләчәк. 30 дан артык номинация булыр дип көтелә.

Шулай ук айфон оту мөмкинлеге дә бар. Моның өчен «кайсы җыр сезнең өчен хит булып санала?» дигән сорауга 5522 номерына смс җибәрергә кирәк. Смс җибәрүчеләр арасында бүләк уйнатыла.

«Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын 12 декабрьдә 18.00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалында, интернет киңлекләрендә карап һәм «Болгар» радисоы аша тыңлап булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк