Логотип
Хәбәрләр

Бер очрашу

З.Хөсниярнең “Хур кызлары”н укып, һәркем  хисләр ташкыны кичергәндер. Язучы укучыны җәлеп итә, уйландыра, аптырата алган  чын әсәр иҗат иткән. Мондый  әдәби әсәрләр җаннарыбызны чистартсын, бәгырьләрне арчысын. Андый әсәрләр язарга сәләтле булган талантларга һәр яктан да...Ходай үзе ярдәм кулы сузып торсын...

19 нчы май көнне Кукмара үзәк китапханәсендә язучы, мөхәррир, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөсниярның “Хур кызлары” китабына  багышланган китап укучылар конференциясе булып үтте.

Зиннур Хөснияр исеме әдәбият һәм матбугат белән азмы-күпме таныш булучыларга күп нәрсә турында сөйли. Чыннан да бүгенге көндә иң актив язучыларның берседер ул. Иҗат гомерендә берничә газета-журнал нәшер итүен инде әйтеп тә торасы юк. 

Зиннур Хөсниярнең һәр китабы, һәр әсәре укучы өчен кызыклы, китап укучы аны яратып кабул итә, кызыксынып укый. Аның һәр китабы турында көннәр буе фикер алышырга була. Ә бу көнне  Зиннур әфәнденең иң соңгы басылган, китапханәдә күптән түгел генә барлыкка килгән “Хур кызлары” китабына игътибар бирелде.

Әлеге китап китапханәдә күптән түгел генә барлыкка килсә дә, укучы тарафыннан яратып кабул ителде, аны кулдан-кулга күчереп укыдылар. Әлеге чарада  шушы китапны укыган, әлеге китап турында үз фикерләрен җиткерергә теләгән, авторга китап турында сорауларын әзерләп килгән  укучыларыбыз җыелды.

  Зиннур Хөсниярның “Хур кызлары” китабы... Заманча бизәлешле, хәтта хәзер актуаль булган QR-кодлы (романның аудио язмасын тыңлар өчен), ап-ак битле, кесә китабы.

Зиннур Хөснияр дөньякүләм, һәркемне борчыган  проблемаларны күтәреп, котычкыч, дөньяви, җайсыз темага роман язарга алынган. Темасы җайсыз булса да, бу чынбарлык.

    Китапны  алып укыган кешеләр арасында китап турында төрле фикерләр булды. Кемдер  әсәрне бик уңай кабул итсә, шулай ук укучылар арасында китапка тискәре фикер белдерүчеләр дә булды. Әлбәттә, фикерләрнең төрле булуы әсәрнең кызыклы, мавыктыргыч һәм укучыны җәлеп итә алуы турында сөйли. 

Авторның  биредә булуыннан файдаланып, һәркем аңа китап турында  үзенең фикер, теләкләрен җиткереп калырга ашыкты. Ә автор үз чиратында әлеге китап буенча иң матур фикер җиткергән, иң үзенчәлекле сорау биргән укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Әлеге очрашуга килгән Зиннур Хөснияр хезмәттәше Алсу Габдуллина башкаруындагы моңлы җырлар һәркемнең  күңел кылларын тибрәткәндер.

       Иң мөһиме – Зиннур Хөсниярның эчтәлекле, тирән мәгънәгә ия булган чыгышында иде. Ул  һәр укучының соравына тирән, төпле, матур җавапларын җиткерде. Яшьләрнең, киләчәк буынның, үзенең балалары, оныкларының киләчәге өчен борчылып, аларны рухи байлык, матурлыкка омтылып, татар дигән горурлыкны саклап яшәргә чакырып, шушындый әсәрләр язарга алынуын искәртте.

Әлеге конференцияда укучыларның, укытучыларның катнашуы, аларның әлеге китапның тәрбияви әһәмиятен искәртеп чыгыш ясаулары үзе сөенечле.

З.Хөсниярнең “Хур кызлары”н укып, һәркем  хисләр ташкыны кичергәндер. Язучы укучыны җәлеп итә, уйландыра, аптырата алган  чын әсәр иҗат иткән. Мондый  әдәби әсәрләр җаннарыбызны чистартсын, бәгырьләрне арчысын. Андый әсәрләр язарга сәләтле булган талантларга һәр яктан да...Ходай үзе ярдәм кулы сузып торсын...

Бүгенге китап укучылар конференциясе һәркемдә Зиннур Хөснияр әсәрләренә кызыксыну уяткандыр һәм ул әле барыбызның күңелендә дә озак сакланыр дип ышанып калабыз.

Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк