"Бер елга якын үзем һәм якыннарым гына белгән серемне ачтым..."

Җырчы Ләйсән Гыймаевага куркыныч диагноз куелган...

«Елмаеп-көлеп, шаярып кызыклар төшереп йөргән Ләйсәнегез 10 ай элек бу сүздән акылдан язар чиккә җитте... Тормыш 180 градуска борылды да куйды…

Диагнозны ноябрь уртасында куйдылар. Рак белән авыручылар хакында ишеткәндә дә йөрәк «җу» итә иде, ә күзеңә карап врачның шулай диюе икеләтә, өчләтә авыр. Моны минем хәлдә калганнар гына аңлар..

Бу хәбәрне ишеткән көн — яңа ел съемкасына туры килде. Тыштан елмаям, эчтә ут-ялкын. Әле алып баручы ролендә идем — барысы да төштәге кебек узды.

Иң беренче башка килгәне — «Миңа күпме яшәргә калган?!»
Кызларым, әни, ирем…

Нишләргә? Кемгә барырга? Нинди врачлардан киңәш сорарга, якыннарыма ничек әйтергә — башымда мең төрле уй..

Барысын да беренче Әнигә әйттем. Гистология анализын белергә клиникага аның белән бергә бардык…

Шунда әнинең ныклыгына шаккаттым! «Җебемә, балаларың хакына нык бул!» диде ул миңа. Ничек авыр булганын үзе генә беләдер, ләкин миңа сиздермәде…

Декабрь ахырына куелган операцияне 4 күз белән көттем. Мең дә бер анализ, тикшеренүләр үткәндә вакыт туктап калган кебек бик акрын барды…

29 декабрьдә ясалган операциядән соң Яңа елны больницада каршы алдым…

Дәвамы иртәгә», – дигән Ләйсән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2172
1
2
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 23 сентябрь 2022 - 12:00
    Без имени
    Лэйсэн, Аллахы Тэгалэ язмаган эш булмас, артык борчылма, синдэге хэвеф якыннарына кучэ
«Шушы көнгә калдым үзем дә».
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
23 ноябрь 2022 - 11:30
818
0
1
«Шушы көнгә калдым үзем дә».
23 ноябрь 2022 - 09:35
424
0
0
"Яңа татар пьесасы"
17 ноябрь 2022 - 10:10
1742
0
1
АЗАТ ФАЗЛЫЕВНЫҢ ӘТИСЕ ВАФАТ...
11 ноябрь 2022 - 15:15
1172
2
1
Танучылар булырмы икән?
2 ноябрь 2022 - 10:47
2298
0
0
Кияүгә чыгам! Иртәгә...
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы