Логотип
Хәбәрләр

БЕР АРТИСТНЫҢ ДА КОНКУРЕНТЫ ЮК

Журналистикада сатирик жанрлар юкка чыгып бара. Мәсәлән, күптән фельетон укыган юк. Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов белән корган бу интервьюда юмор, ирония барлыгын сизеп алырсыз. Рифат башкалардан аермалы итеп җавап бирә белә. Аннан соң ихлас ул, аның шушы сыйфатын язмада саклап калырга тырыштым.

«Һәр сүзем язылган сценарий юк»

– Туганың белән эш корма, дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Ике бертуган абыең да синең төркемеңдә эшли.

– Бу сүзләрне син генә түгел, башкалар да әйтә. Туганнар белән эшләп булмый, акча бүлеш китә, тегесе-монысы, диләр. Һәркем үзеннән чыгып фикер йөртәдер инде. Безнең арада аңлашылмаучанлыклар булганы юк.

Соң акчаны аларга син түлисең бит.

– Юк, без бергә эшлибез, акчасын да бертигез алабыз. Хезмәт хакы алу дигән әйбер була алмый безнең арада. Миллион кирәк икән, бирәбез. Җанымны бирергә кирәк булса, анысын да бирәм…Аллаһка шөкер, безнең гаиләдә бер-береңә ышаныч бик көчле. Әти-әниләр шундый ныклы тәрбия бирде. Абыемнарда бер шигем юк: алар минем белән ихлас.

Рифат, синдә тамашачыны шаккаттыру максаты бармы?

– Тамашачыны нәрсә белән шаккаттырып була соң? Менә шушы алдауга, урлауга, талауга дучар булган заманда бары тик ихласлык белән шаккаттырып була. Кеше бит хәзер һәр изгелектән мәкер эзли. Нигә бу миңа елмаеп эндәште икән, нигә булыша икән дип уйлана. Ә син ихластан киңәшең я гамәлең белән ярдәм итәсең. Яхшы мөнәсәбәттә булу, ихласлык дефицит булган заманда яшибез.

Шулай да ел саен программага үзгәрешләр кертелә.

– Ел саен нидер өстибез. Нигезе бертөрле булса да, тәҗрибәдән чыгып, программаны баетырга тырышабыз. Аннан соң яңа җырлар да өстәлә бит инде. Әле шунысы бар: бер үк программа төрле шәһәрләрдә, я бер шәһәрдә, тик төрле көннәрдә тамашачы тарафыннан башкачарак кабул ителергә мөмкин.

Махсус операция белән бәйле берәр җыр керттеңме бу сезонга?

– Юк, тамашачы ял итәргә килә. Киресенчә, аны проблемалардан арындырырга кирәк. Концертыма килеп, онытсын бар борчуларын.

Концерт башыннан ук тамашачының сүлпәнрәк икәнен отып аласыңмы?

– Юк, алай тиз сизелми ул. Концертның уңышлы я уңышсыз үтүенең бер 25 проценты тамашачыдан тора. Калганы – артист кулында. Килгән халыкның елмаюы, алкышлары, шаярганда, көлүе, җитди темаларны кузгатканда, уйлануы – бик мөһим. Күз алдыңа китер: менә син миңа сорау бирәсең, мин җавап бирмим. Кабат сорыйсың – җавап юк. Ни була инде бу?! Акаеп, күзеңә карап утырам, ди. Шуңа күрә тамашачы белән аралашап мин. Соравымны бирәм, җавабын отып алам. Җырлаганда да аралашам, күз карашы, мимика, куллар – болар барысы да элемтә булдыра.

Кире «отдача» бирмәгән очраклар буламы?

– Концертка мәҗбүри куып кертелгән, кая килгәнен аңламаган тамашачы аптырап утырырга мөмкин. Төзсез дивар белән аралашкан кебек. Бездә андыйларның күренгәне юк, шөкер.

– «Безгә концертың ошамады», – дип язганары бармы?

– Юк, хәтерләмим. Мин комментарийларны, «директ»ны укып барам, игътибар итәм

Шелтәгә ничек карыйсың?

– Бик әйбәт карыйм. Шелтәләүче кеше…Салават Зәкиевич булса. Ююк…Шелтәләүченең дәрәҗәсе бәя бирерлек булса. Артист булуның ни икәнен белмәүче яки концертымны бер дә карамаган урамнан бер үтеп баручы шелтәләсә, игътибар итмим. Аргументлар кирәк. Сез дә менә, журналистлар, кайчак артык объектив булып, фикерегезне белдерәсез. Ул бит сезнең фикер, бераз халык, тамашачы фикеренә якын булганны язарга кирәктер.

Артист һәрчак күз алдында инде ул, шуңа чәйнәлә дә алар.

– Халыкның проблемасы күп: пенсиянең хакы кечкенә, бәяләр арта, хезмәт хакы тиешле дәрәҗәдә түгел, тормышта төрле авырлыклар бар. Ачуы килә, тик зарланырлык башка җирлек тапмагач, моң-зарын артистка җиткерә. Артист депутат та түгел, югыйсә. Әмма ул, дөрес әйтәсең, күз алдында.

Билетларны кыйммәт, диләр, мәсәлән.

– 200 сум була алмый бит инде, залның арендасы 80 мең була торып. Алар аны аңламый инде. Киркоров килә менә. Хакы: 50 меңнән 12 меңгә кадәр. Беркем дә зарланмый бит, ә кассада билетлары юк. Шул ук үзебезнең татарлар килә шул концертка. 40 минут утыралар да «ох, вәт шәп» дип кайтып китәләр.

Синең кайсы ягың сәләтлерәк: җырлаумы, юмор сөйләүме? Бәлки, биюдер?

– Әлбәттә, һичшиксез, бию! Яшерен, ачылып бетмәгән сәләтләрем бик күп әле. Менә хәзер ун еллык сезонга әзерләнәбез. Кечкенә булса да, юбилей сезоны, Аллаһ боерса. Бөтен «фишкаларны» кулланырга исәп. Син әйттең бит, шаккаттырырга кирәк, дип. Акробатика, сальто, цирк… Көне-төне репетицияләр бара. Соравың әйбәт. Артист мин, аерып әйтә алмыйм.

Артист нинди булырга тиеш?

– Минем кебек яки миннән яхшырак.

Кайсы ягы белән яхшырак?

– Бар ягы белән дә. Үз-үзеңә таләпчән булырга кирәк. Канәгатьсезлек хисе миндә дә булгалый. Дөрес сөйләмәдем, җиренә җиткереп аңлата алмадым, сәхнәдә үземне тиешле тотмадым һәм башкалар… Кул селтәп, үз-үзеңнән гел канәгать булып йөрсәң, артта калуың бар. Ә китек, җитешсез якларны юк итү максаты белән эшләүнең нәтиҗәсе булмый калмый.

Концертта булган ялгышлыклар нәрсә нәтиҗәсе?

– Репетиция җитеп бетмәскә мөмкин. Ни җырлаганыңны, халыкка ни әйтергә теләгәнеңне аңларга кирәк. Җырны башкарыр алдыннан, һәр җөмләсен аңлыйм башта.

Концертыңның сценарие бармы? Юк дип беләм.

– Юк, импровизация. Программа төзелгән, әйе, тик һәр сүзем язылган сценарий юк.

Алай «куркынычрак»тыр ул.

– Ун ел шулай йөрибез инде, Алинә. Ятланган әйберне сөйлисем килми. Хәзер моны әйтәм, аха, тегене әйтәм дигән исемлек юк миндә. Берәрсе залдан кычкырса: «Тукта, кычкырмыйча тор әле, әйтәсе сүзем бар», – дип булмый бит инде. Ничек бара, шулай бара концертыбыз.

Синең өчен эстрадада кем төп конкурент?

– Юк андыйлар.

Пиар дип конфликтка кергәнең дә юк.

– Ник кирәк инде ул?! Бүген талашканнар, ике көннән соң: «Братлар», – дип кочаклашалар… Безгә туры килми ул. Рус эстрадасына килешәдер, бәлки: сүгенгән, битенә төкергән…

Бездә дә булды бит ул. Агылып яздылар, агылып укыдылар. Укучылар саны бермә-бер артты.

– Ул укылышлар артты дип, артистның концертына тамашачы агылдымы соң?! Туфан ага Миңнуллинның әйткән сүзе бар. Толпа белән халыкны бутамагыз, дигән ул.

Еш укыйсың?

– Төрлечә.

Хәзер ни укыйсың?

– Комментарийлар.

Соңгы китабың?

– Зифа Кадыйрованың «Бәхеткә юл кайдан?». Халыкчан итеп яза.

Сәхнәдә берсе бедән дә чагыштырмыйлар да сине.

– Юк.

Син бердән-бер!

– Әлбәттә! Мин бер артистның да конкуренты бар дип санамыйм. Һәркемнең үз ризыгы. Аллаһы Тәгаләдән лимит бирелгән. Тәрбияле һәм иманлы булып, хөсетләнмичә, артык «фанатеть» итмичә, булганына шөкер итәргә кирәк.

Әгәр сиңа кеше йөрми башласа…

– Шулай язган, димәк. Әле йөриләр бит, шөкер.

Инвестицияләрең бармы? Бәлки, берәр эшкә акча кертәсеңдер?

– Эшләгән акчабызны сәхнәгә кертәбез. Башка юк. Ә менә бэк-вокалдагы кызга бераз акча кертеп карадык, әле «отдача» юк. (шаяру!). Әле җырларга исәп бар Аллаһ боерса.

Атказанган булдың. Халык артисты булырга исәп бармы?

– Әле эшләргә дә эшләргә. Мәдәният министрлыгыннан шалтыратып: «Сезнең белән бергә башлаганнар исемле булдылар», – дип әйттеләр, документлар китерүемне сорадылар. Халык артисты булырга да язсын, лаек булсам инде. Эш нәтиҗәсе бит ул. Россиянең кай җиренә генә бармыйк, татарларны җыеп, концерт куябыз. Бары вакытында бирелсен иде ул исемнәр. Элек-электән калган иде ул: ничәдер ел эшләгәч, атказанган була; тагын бераз эшләсә, халыкныкы була. Менә без хәзер эшлибез, кем белгән, егерме елдан ни булыр. Концертлар белән йөрми башлагач, җырлаудан туктагач, исемле булу белән чагыштырганда, гөрләп торган чакта алу рәхәтрәктер. Бу артистларга гына кагылмый. Трактористның да, сыер савучының да хезмәте вакытында бәяләнсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк