Айваз Садыров кызына исем кушкан

Танылган журналист, теле-радио алып баручы Айваз Садыров кызына Газизә исемен кушкан. Бу хакта ул инстаграм битендә язган.
«Гарәп исеме. Мәгънәсе - бик кадерле, кыйммәтле, газиз, хөрмәтле, данлы, көчле, сирәк, бәһале, изге.
Шушы исемне сайлавыбызның берничә сәбәбе бар:
Беренчедән, исем мәгънәсе ягыннан да, яңгырашы ягыннан да икебезгә дә ошый иде.
Икенчедән, минем әтинең әбисе дә Газизә исемле булган.
Берничә исем арасында сайланганда сеңлем төш күргән: имеш кечкенә кызым безнең өйдә утыра икән. Кем соң син? - дип сорагач, «мин Газизә!» - дип җавап кайтарган сабый.
Балага исемне дә үзем кушасы килү теләге бар иде миндә. Шуңа күрә, өйгә кайткач, шартларын туры китереп, үзем башкарып чыктым әлеге йоланы, Аллага шөкер», – дип уртакалаша яшь әти.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 апрель 2021 - 15:39
-
14 апрель 2021 - 11:58
-
13 апрель 2021 - 16:27
-
10 апрель 2021 - 20:38
-
10 апрель 2021 - 18:59
-
8 апрель 2021 - 18:17
-
8 апрель 2021 - 16:48
-
8 апрель 2021 - 15:03
-
Останови огонь