Логотип
Хәбәрләр

Айсылу Лерон: «Табыштык, очраштык, кавыштык...»

Популяр алып баручы, блогер Айсылу Лерон өч бала әнисе, бәхетле хатын. Үзенең социаль челтәрләрендә ул балаларын еш күрсәтә, ә менә ирен артык чыгармый. Айсылу үзе, ул һәрвакыт безне фотога төшерә, шуңа күренми дип әйтә.

Ә сез Айсылуның ире белән ничек танышканын белә идегезме? Баксаң, алар 10 ел элек 23 февраль көнне интернетта танышканнар икән. «Табыштык, очраштык, кавыштык», ди ул үзе. 23 февраль көне алар өчен икеләтә бәйрәм булып чыга инде.

Элек интернеттан танышуга сәерсенеп карыйлар иде, хәзер без аннан башка үзебезне күз алдына да китерә алмыйбыз. Бу ысул белән танышу да гадәти күренешкә әйләнеп бара, моның өчен махсус сайтлар да җитәрлек.

Ә сез сөйгән ярыгыз белән ничек таныштыгыз? Бәлки сез дә интернетта табышкансыздыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк