Логотип
Хәбәрләр

"Алсушка-хохотушка"

Кайбер татар җырчылары өчен кайчак хәтта оялып та куям. Абау, эреләнгән, дим. Артист халыкка якын булырга тиеш! Пафос кешене, киресенчә, этә бит ул синнән. Әйе, бүген син “йолдыз”, тик иртәгә тормыш сине сындырып атарга мөмкин. Каян чыкканыңны онытмыйча, үз урыныңны белергә кирәк. Мин администратор аша гына аралашам, имеш, пф…

Алсу Фаракшина: “Хатын-кыз беренче чиратта гаиләсен кайгыртырга тиеш"

 

Алсу Фаракшина татар сәнгатенең аерым бер феномены дияр идем мин. Бер төрле җырчылар муеннан, ә менә башка җырчыларга аның кебек оста итеп пародия ясый алучылар юк диярлек.

 

 

  • Ничек уйлыйсың, татар эстрадасында билдән түбән юмор кирәкме?

  • Без дә юк та ул, кирәк тә түгел. Бер-ике оятсызрак шаяру әйтсәң, шаркылдап көләләр, кул да чабарлар, тик артыңнан ук оятсыз дип ачуланалар. Үзләренә кызык булса да, акыллы рәвеш китереп сүгәләр. Минемчә, безнең татар тамашачысына кирәк әйбер түгел ул. Булса да, ул башка төрле юмордан аермалы булырга тиеш. Мәсәлән, аерым бер каналда яки аерым бер чарада булсын. Һәркем үзе барыргамы яки караргамы икәнен үзе хәл итәр иде. Россиядә бар бит, бездә дә ачарга була юморлы канал. Татар халкы барыбер асылда үз мәдәниятен саклый. Безнең мәдәният оятсызланмаган, нинди бар, шундый булып калган.

  • Син берәр оятсыз юморлы концертка барыр идеңме?

  • Барыр идем, ник бармаска? Карап кайтудан берни булмас иде, тик үзем андый юморны үз чыгышларымда бер дә кулланмас идем.

  • Юмор каналы ачып була дип уйлыйсыңмы? Аерым музыка каналы бар бит, мәсәлән.

  • Әлбәттә, ачарга була. Башлы, ирекле кеше кирәк. Үз-үзен билгеле бер чикләр арасында тотучы ача алмый андый канал. Төрле юмор проектлары эшләп килә бит хәзер дә. Тырышучылар бар, эш башланган икән, димәк, нәтиҗәсе дә булачак. Креатив кешеләр, бер түгәрәккә җыелып, концепция тудырсалар, татарда да үз юмор телеканалы булыр иде. Мин дә бәлки бу түгәрәккә керер идем. Мәсәлән, ул телеканалда концертлардан юмор белән бәйле өзекләрне күрсәтергә була, артистларның да шаяру катыш чынлык белән бәйләнеп барган клиплары бар.

  • Акча кирәк аңа, шул гына.

  • Артыннан йөрсәң, дәүләр ярдәменә дә ирешеп буладыр дип уйлыйм. Шәхси каналларны булдыруга, аларны «яшәтүгә» бик зур акчалар түгәләр. Шуңа күрә ротацияләр кыйммәт дип гел зарланырга кирәкми. Телеканал үз-үзен ничек тә булса ашатырга тиеш бит. Шәхси ширкәтләрдә ничә дистә эшче хезмәт итә, мәсәлән, аларга бит хезмәт хакы түләргә кирәк.

  • Нинди планнар белән яшисең бу арада?

  • Планнар зурдан! Сәхнә эшен мин, хатын-кыз буларак, беренче урынга куя алмыйм. Хатын-кыз гаиләсе турында уйларга тиеш. Һәрбер әйбернең үз вакыты бар. Олы яшьтәге артистлардан ишеткәнем бар: “Их, менә бала табасы калган…” - диләр. Бу арада икенче бәби алып кайтырга планлаштырабыз. Алла боерса, икенче тапкыр әни булгач, кулларымны сызганып, чын-чынлап эшкә тотынасым килә. Мәдәният һәм сәнгать институтында югары квалификация үзләштерәсем килә, ягъни, аспирант булып, студентларны укытасым килә. Тик анда әз булмаган акчалар кирәк икән. Елына 260 мең түләргә кирәк дип ишеттем. Әлегә мондый мөмкинлек юк. Ә, бәлки, теләгем артык зур түгелдер. Теләгем көчле булса, акча табып булыр иде дип уйлыйм.

  • Студентлар белән уртаклаша алырлык белемең бармы?

  • Тәҗрибәм бар, белемем дә юк түгел. Укыта алыр идем дип уйлыйм. Болар барысы да икенче балабыз туып, бераз үскәч, тормышка ашар Алла боерса.

  • Мәдәният һәм сәнгать институтында уку кыйммәт, диләр шул. Чын талантлар керми кала, ә түләргә мөмкинлеге булган, тик артык сәләтле булмаганнар укый.

  • Хәзерге заманда һәркем үз мөмкинлегеннән чыгып яши. Бер кермәсәң, икенче тапкыр барырга кирәк. Куй үзеңә максат! Менә мин, бер көн вокал дәресләренә йөрмичә диярлек, Салаватка укырга кердем бит әле. Без яшәгән көннәрдә максатчанлыксыз һәм үз-үзеңә ышанычсыз тормыш көтеп булмый. Ишекләргә шакы, тәрәзәдән кереп булмый микәнен кара, бер урында утырма гына. Һәм аннан соң синең соравыңа икенче яктан да карап була. Артистлыкка укып та, артист булмаучылар бик күп. Сәхнәдәге артистлар арасында күбесенең сәнгать белән бәйле белемнәре юк. Шулай ук кастинглар, төрле бәйгеләр үткәрелеп тора. Максатың гына булсын, кыскасы…

  • Эшкә тотынуың нидән гыйбарәт булыр икән?

  • Үз концертларымны булдырасым килә. Бер җыйнак кына программа туплап, төркеп булдырып, үз тамашачымның санын тагы да күбәйтәсем килә. Гастрольләргә чыгу ниятем бар.

  • Ничек уйлыйсың, әгәр дә синең өчен гаиләң беренче урында булмаса, яки, күз алдыбызга гына китерик, кияүгә чыкмый калсаң, син популяррак булыр идеңме?

  • Әйе, буш вакытың күбрәк була, акчаны да үзеңә сарыф итәсең. Тик үз гаиләмдә бәхетле хатын һәм үз балаларыма үрнәк ана булу минем өчен күпкә кадерлерәк. Алып бару, концертларда катнашу хәзергә хоббием кебегрәк. Мәҗлесләргә барып, җенемне чыгарып кайтам. Артистлык канда булырга тиештер ул. Мин тик кенә өйдә утыра алмыйм. Бу эшчәнлегем миңа һава кебек кирәк. Эшләп кайткач, ничек рәхәт булганын белсәң иде син!

  • Карале, бу арада эшең күбәеп китте бугай. Мин сине социаль челтәрләрдән карап барам.

  • Син дә сиздең, да? Тынычлыктан соң давыл кебек бу. Алга китеш бар, әйе. Әле кайберәүләр: “Җырлап китә алмассызмы?” - ди. Мин җырчы түгел бит, дим. Менә җырчы буларак чакыручылар җырлар яздыруга этәргеч бирә. Җырчылар да: “Тавышың менә дигән”, - ди. Аннан соң мин, мәсәлән, мәҗлестә кунакларга якынрак булырга тырышам. Хәтта җомга, шимбә эшләгәч, авырып та алырга мөмкинмен. Беләсеңме, кайбер татар җырчылары өчен кайчак хәтта оялып та куям. Абау, эреләнгән, дим. Артист халыкка якын булырга тиеш! Пафос кешене, киресенчә, этә бит ул синнән. Әйе, бүген син “йолдыз”, тик иртәгә тормыш сине сындырып атарга мөмкин. Каян чыкканыңны онытмыйча, үз урыныңны белергә кирәк. Мин администратор аша гына аралашам, имеш, пф…

  • Син бит ноталарны белмисең бугай. Вокал дәресләрен алырга уйламыйсыңмы?

  • Әйе, ноталарны белмим, аларны белүне кирәк дип тә тапмыйм. Вокал дәресләренә дә йөрсәм, академик булам бит. Аннан соң башкаларга эш калмас дип куркам. (көлә)

  • Тукта, шаярма әле. Усал Алсу нинди ул?

  • Усал түгел инде мин, тик дөреслек өчен көрәшә алам. Ниндидер гаделсезлек күрсәм, сизсәм, ачуым чыга инде, котырам. Ә болай мин компаниянең җаны инде, Алсушка-хохотушка.

  • Эшләгәннән соң авырып алырга мөмкинмен, дисең. Начаррак энергетикалы кешеләр очраштырамы?

  • Начар энергетиканы үземә җыям шул. Барьер юк. Бер 2-3 көнләп чирли алам. Менә балага узгач, мәҗлесләрнең санын киметәсе булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец ?