Логотип
Хәбәрләр

Алсу Фазлыева: «Беркөнлек хисләргә бирелмә!»

Бүген исә җырчы Алсу Фазлыеваның 18 яшьлек вакытына юллаган киңәшләрен укучыларыбызга җиткерәбез.

Инстаграмда артистларның сәнгать яңалыкларын һәм көндәлек тормышын көн саен күзәтәбез. Берәүләр кавыша, икенчеләре аерылыша... Хатын-кыз артистлар еш кына эчке кичерешләре һәм күңел халәте белән уртаклаша. Күптән түгел Зәмирә Рәҗәпованың үзенең 30 яшьлек вакытына әйтәсе киңәш-теләкләре турында язган идек. Бүген исә җырчы Алсу Фазлыеваның 18 яшьлек вакытына юллаган киңәшләрен укучыларыбызга җиткерәбез.

«18 яшьлек Алсуга мин нәрсә әйтер идем?

– Әти-әниең белән күбрәк вакытны уздырырга тырыш. Мөмкинлегең булган саен алар янына кайт;

– Күбрәк укы. Мөмкинлегең булса, өстәмә курсларга йөр. Гел үсештә бул;

– Вакыты җиткәч ышанычлы мәхәббәтеңне барыбер очратачаксың. Шуңа күрә, гашыйк булып, беркөнлек хисләргә бирелеп, башыңны югалтып йөрмә;

– Кыю бул;

– Вакытның һәм булганның кадерен бел;

– Юкка борчылып вакытыңны әрәм итмә, сине зур киләчәк көтә», – дип яза артист Инстаграм тасмасында.

Җырчының киңәшләре тамашачылары өчен дә файдалы булыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк