Логотип
Хәбәрләр

Алмаз Мирзаянов: «Тегеләр сыман булма!»

Берничә көн элек татар эстрадасының популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова туган көнен билгеләп узды. Шуның уңаеннан җырчы инстаграм сәхифәсенә хезмәттәшләреннән, якын кешеләреннән килгән котлауларны урнаштырды.

Берничә көн элек татар эстрадасының популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова туган көнен билгеләп узды. Шуның уңаеннан җырчы инстаграм сәхифәсенә хезмәттәшләреннән, якын кешеләреннән килгән котлауларны урнаштырды. Аларның арасында: Алсу, Азат Фазлыевлар, Фирдүс Тямаев, Алсу Әбелханова һәм башка артистлар.

Күзгә чагылмыйча, ягъни җырчының постына керми калган котлаулар да бар. Алмаз Мирзаянов исә Илсөя Бәдретдинованы инстаграмда язма урнаштырып котлаган. «Туган көнең белән, дустым! Шундый икенче төрле булып кал, яме! Тегеләр сыман булма! Син менә шушылай әйбәт!» – ди Алмаз.

Кемнәр ул – «тегеләр»? Әллә әлеге сүз соңгы арада булган имеш-мимешләр белән бәйлеме? Бу хакта уйланырга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк