Логотип
Хәбәрләр

"Алкышларның 70 проценты - әтиемнеке!"

Көчле рухлы кеше ул. Кемнәрдер, бәлки, сынган да булыр иде... Әнием Зәринә белән алар шундый матур пар!

Динар Шәрәфетдинов күп еллар дәвамында “Бәйрәм” ансамбле солисты булган Дәниф Шәрәфетдиновның бердән-бер улы. Динар да әтисе кебек тормыш юлын сәнгать белән бәйләгән.

 

“Дәниф Шәрәфетдиновның улы булуы белән горурланам”

 

  • Әтиең ничек, Динар?
  • Ул әле Казанда. Өч сәгатькә сузылган операция кичерде. Өйгә кайчан кайтуы әле билгеле түгел. Бу инде икенче операциясе. Гаиләбез белән борчылып торабыз. Әтине операциягә алып кереп киткәч, вакыт шундый озак үтә кебек. Әнинең я хат язуын, я шалтыратуын көтәкөтә арып бетәм.
  • Табиблар ни ди?
  • Барысы да план буенча бара, диләр. Табибларга рәхмәт инде. Кемнең генә шушы дөньяның төрле төсләрен күрәсе килми икән?! Әтиемнең ике күзенә дә операция ясыйлар. Миннән торса, әтигә кире күрү сәләтен кайтарыр өчен, барысын да биргән булыр идем.
  • Син хәзер Дәниф абый урынына да чыгыш ясый башладың. Аның килә алмавын белгәч, оештыручылар сине чакыра.
  • Беләсеңме, артистлар арасында йөреп, шуны аңладым: әтиемне бик хөрмәт итәләр икән. Беркемнең дә аның турында ялгыш кына булса да тискәрерәк сүз яки фикер әйткәне булмады. Һәм булмаячак та Алла боерса. Гаиләбезгә матди ярдәм кирәк булгач та, ничек күтәреп алдылар бит! Шуңа күрә Дәниф Шәрәфетдиновның улы булуы белән горурланам мин. Бу мактану түгел, ә горурлану катыш җаваплылык хисе. Гримм бүлмәсенә кергәч, исәнләшәм бит инде. Әле мине белеп бетермәгәннәр кем икәнемне сорый. Әйткәч: "Оооо", – диләр. Әтиемнең хәлен сорый башлыйлар, аңа сәламәтлек телиләр. Чыгышым тәмамлангач, дәррәү алкышлыйлар. Шушы алкышларның бер җитмеш проценты әтиемнекедер.
  • Сине җыр-моңга этәрүче дә әтиеңдер?
  • Алма агачыннан ерак төшми, диләрме әле?! Бездә дә шундыйрак хәл. Әмма шуны әйтә алам Дәнифнең улы булуымны мин бервакытта да үз максатларымда кулланмадым. Әйтик, Чаллыда үткән җыр бәйгесенең жюри әгъзаларына Дәниф Шәрәфетдиновның улы булуымны каткат әйткәнем булмады. Киресенчә, тамашачы миннән әтиемдә булган профессиональлекне таләп итә. Әгәр дә мин тиешенчә дөрес җырламасам, "аһ-пуһ" килерләр иде. Һәр чыгышымда әти тоткан югарылыкны тотуны һәм әтиемнең йөзенә кызыллык китермәүне максат итеп күрәм.

  • Дәниф абый инде күптән җырламый, ләкин барыбер аны тамашачы хәтерли һәм белә. Нигә болай икән ул?
  • Әти: "Тамашачыны алдап булмый", – ди. Чын артистны танып белә ала халык, ди. Әтинең иҗаты халыкка һәрвакыт якын булды. Әгәр дә әтиемнең сәламәтлеге хәзер дә ныклы булса, ул әле дә милли мәдәнияте, сәнгатьне алга таба этәрер иде дип уйлыйм. Әмма язмыш башкача язылган икән... Аннан соң әтием сәхнәгә чыккан вакытта җырчылар бу кадәр күп булмаган бит. Конкуренция азрак булган.
  • Ул башкарган җырларны тамашачыга тәкъдим итү ничегрәк бирелә сиңа?
  • Бик җаваплы карыйм бу эшкә. Кемнеңдер җырын башкару, гомумән, җиңел түгел ул. Мин алдан ук белеп торам: чагыштырачаклар. Әйтүемчә, мин әтиемнән начаррак җырларга тиеш түгел. Һәм, беләсеңме, әтинең җырлары хәзерге аудиториягә дә туры килә. Музыка ул вакытта үк заманча иде. Анда бит баян гына түгел, төрле техник алымнар бар. Ул аранжировка хәзер дә актуаль. Мелодиясе татарча булса да, ул бераз башка. Күрәсең, әтиемнең 90нчы елларда булган калыплар кысаларында гына иҗат итәсе килмәгән.
  •  

“Ул әле дә елмая, шаярта…”

  • Дәниф абыйның язмышына үзгәрешләр керткән ул аварияне искә алсаң…
  •  2000 нче ел иде ул. Мин бәләкәй идем, шуңа күрә бер дә хәтерләмим. Әмма мин ул көнне әтиемнең язмышыннан, көчемнән килсә, сызып ташлаган булыр идем.
  • Дәниф абыйның хәлең аңлап, елаганың бармы?
  • Әлбәттә... Ачудан. Ничектер үтәр иде кебек. Яшь идем бит мин, бәлки, җитди күзлектән карый да алмаганмындыр. Әтиәниемнең көчле булулары, яшәү тәмен тоя белүләре миңа да бик ярдәм итте.
  • Кызганасыңмы?..
  • Кызгану гынамы соң... Ник ул микән. дим?! Аның бүгенгесе, гомумән, башка төрле була алыр иде бит. Әмма әти барыбер минем өчен әти инде ул. Аңа карата хөрмәтем артты гына. Ул әле дә елмая, шаярта, кирәк чакта кисәтеп тә, бераз ачуланып та куярга мөмкин. Көчле рухлы кеше ул. Кемнәрдер, бәлки, сынган да булыр иде... Әнием Зәринә белән алар шундый матур пар! Минемчә, әтием хыялларының күбесен чынга ашыра алгандыр. Ул барысына да өлгергән! Без күп очракта: "Соңыннан, соңыннан..." – дибез. Иртәгә ни буласын гына беребез дә белми. Шуңа күрә яшәргә ашыгырга кирәк!
  • Ул хәзер бөтенләй күрмиме?
  • Яктылыкны күрәм, ди. Бераз силуэтны күрергә мөмкин.
  • Аркасы, куллары, аяклары?
  • Аллага шөкер, алар бик авыртмый, чөнки безгә махсус препаратлар китерәләр.
  • Ул препаратларның хаклары да бардыр?
  • Башта без аларны үз акчабызга сатып ала идек, хәзер исә квотага бастык. Аларны хәзер безгә бушлай җибәрәләр.
  •  

“Казанда перспектива күбрәк”

 

  • Син үзең хәзер кайда яшисең? Укыйсыңмы, эшлисеңме?
  • Казанда консерваториянең өченче курсында укыйм. Эшлим, әйе.
  • Өйләнергә уйламыйсыңмы әле?
  • Юк әле, укыйм бит. Гаилә корыр өчен стабильлек кирәк. Минем өчен өйләнү җаваплылык дигәнне аңлата.
  • Хатыныңның әниеңә охшавын телисеңме?
  • Егетләрнең күбесе әниләре кебекне эзлидер ул. Әнием авыр чакта да әтине ташламады. Инде ничә еллар дәвамында ул аңа терәк. “Әтиегез”, дип барысыннан да баш тартты ул. Кайбер парлар вак-төяк өчен дә аерылышырга тора…
  • Йөргән кызың бармы? Татармы ул?
  • Әлбәттә, ул татар. Башкача булуы мөмкин дә түгел.
  • Гадәттә, хатынкызлар туйлары турында хыялланып йөри. Ә син туеңны ничек күз алдыңа китерәсең?
  • Хыялланып алсак… Әтием ул көнне саусәламәт булсын иде. Минем һәм сөекле хатынымның бәхетле булуына үз күзләре белән төшенә алсын иде.
  • Киләчәгеңне ничек күзаллыйсың?
  • Академик вокал буенча үсүемне дәвам итәсем килә. Башка илләрдә стажировка үтәр идем.
  • Опера сәнгате бүгенге көнне популярмы?
  • Опера җырларын тыңлаучылар бар. Алар булмаса, бу сәнгать күптән югалган булыр иде. Әйе, попмузыка стилен өстенрәк күрәләр, тик опера, классика кебек югары сәнгатьне дә аңлый белүчеләр шактый.
  • Ник син нәкъ бу юнәлешне сайладың?
  • Музыка мәктәбендә сәләтемне үстерә алдылар. Югары ноталарны дөрес итеп башкарып, тамашачыны сәнгатьнең менә шушы юнәлеше белән таныштыра алуымны аңлаттылар. Әгәр вокал укытучым миңа башка төрле җырлар өйрәтсә, бәлки, мин шул дәрәҗәдә генә калган булыр идем. Ә хәзер мин классиканы да, тиз ритмлы урта диапазондагы җырларны да башкара алам.
  • Чаллыга кайту теләгең бармы?
  • Әлегә юк. Казанда перспектива күбрәк, килешерсең.
  • Әниең Зәринә ханыма бер дә җиңел түгелдер…
  • Без сеңлем белән әнигә һәрвакыт терәк булырга тырышабыз. Бер шәһәрдә яшәмәсәк тә, әти дә, әни дә безнең алар дип янып торганны белә. Казанда эштә таптым, шөгылем бар, аннан соң кире кайту өчен кагтый сәбәпләр дәа юк, шөкер. Әмма… Берәр хәл булса… Уйлыйсы да килми. Тик әнием: “Улым, мин синсез булдыра алмыйм”, дисә, әлбәттә, мин тиз арада барысын да хәл итеп Чаллыга кайтачакмын. Моңа кадәр әниемнең алай зарланганы булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк