Логотип
Хәбәрләр

«Юк кына сәбәп аркасында аерылыштык...»

Танылган алып баручы һәм поэтесса Ләйлә Дәүләтова инстаграм битендә урнаштырган язма күпләрдә сорау тудырды.

Танылган алып баручы һәм поэтесса Ләйлә Дәүләтова инстаграм битендә урнаштырган язма күпләрдә сорау тудырды. 

«Юк кына сәбәп аркасында аерылыштык. Очрашырбыз дип шашынган йөрәгем бозга әйләнгәндәй булды. Вакытлыча гынадыр дип, өметләнәм... Сине сагынудан башкаларга тартылам... Ләкин, алар синең кебек түгел... Рәхәт түгел. Дөньямны онытып яратырлык түгел.
Нәкъ җырдагыча. Син түгел ул...Син түгел...

Мине гашыйк итү бик кыен шул. Мин яратсам бөтен йөрәгем белән яратам. Шуңа күрә үзем генә яшимдер. Бәлки син дә мине сагынгансыңдыр. Кочаклауга чыркылдап көлә торган юләр кызны сагынмый калмассың әле!...

Сиңа багышлап никадәр шигырьләр яздым. Синең янда, синең кочакта һәрвакыт фотога төшәргә ярата идем. Юк. Башкалар сыман кешегә күрсәтер өчен түгел. Беркемгә дә күрсәтмәдем диярлек. Шулкадәр супер фотолар булсалар да. Арада бик үк киенмәгәннәре дә бар. Интим фотолар... Андый фотолар сер булып сакланырга тиеш.

Хәтерлисеңме, беркем дә күрмәгәндә икәүдән-икәү генә фотосессия ясаган идек. Кем белә, бәлки берәрсе читтән генә күзәткәндер дә. Бәлки күз тигәндер. Эх, нәни кызым да бик яраткан иде шул Сине... Синең кочакта үсте бит. Бәлки балам шулкадәр яратканга күрә мин сиңа гашыйк булганмындыр. Аңа ничек аңлатырга да белмим. Әлегә башка очрашмыйбыз дигәч, шаккатты.

Аңлыйм... Синең минем кебекләр күптер. Бәлки мин синең меңнән береңдер. Бары тик бердәнбер булырга яратсам да, бу очракта мин берни дә эшли алмадым. Сине яратмыйча мөмкин түгел шул. 

Эх, бәлки син мине бөтенләй оныткансыңдыр. Мине уйлап та карамыйча әлеге мизгелләрдә башкалар кочагындадыр. Бергәләп таң атканын күзәтәсездер. Алар да шулай бәхеттән исереп селфи ясыйдыр. Көнләшүдән йөргем ярыла кебек.Сезнең дә минем хәлдә калганыгыз бармы, дусларым? Аңлыйсызмы мине?» – дип яза шагыйрә инстаграмында.

Баксаң, язмадагы сүзләр конкрет кешегә түгел, ә диңгезгә кагыла икән. Соңыннан Ләйлә Дәүләтова: «Әллә инде сез дә минем кебек диңгезне сагынасызмы? Ниләр уйлавыгызны язып җибәрегез әле, яме! Йөрәгем тынычлансын», – дип язган.

«Күпме кешене аңгырайтып бетердегез бу язмагыз белән. Әйе, кемдер аңлый, кемдер башкача аңлап йөрәк яраларын кузгата. Гади халык аңларлык итебрәк язсагыз яхшы булыр иде», «Һәр мәзәктә хак булган өлеш бар, исән-сау, бәхетле булыгыз!», «Яратуны бик матур тасвирлагансыз, барлык кешегә дә ярату, яратылу хисләрен татырга насыйп итсен, Ходаем! Диңгезне генә сагынып яшәргә язсын», – дип фикерен җиткерәләр инстачылар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Юк кына сэбэп аркасында аерылыштык... Очрашырбыз дип шашынган йорэгем, бозга эйлэнгэндэй булды ?? Вакытлыча гынадыр дип, ометлэнэм... Сине сагынудан башкаларга тартылам... Лэкин , алар синен кебек тугел...Рэхэт тугел...Доньямны онытып яратырлык тугел ? Нэкъ жырдагыча. Син тугел ул...Син тугел... Мине гашыйк иту бик кыен шул...Мин яратсам ботен йорэгем белэн яратам..Шуна курэ узем генэ яшимдер... Бэлки син дэ мине сагынасындыр ? Кочаклауга чыркылдап колэ торган юлэр кызны сагынмый калмассын эле!... Сина багышлап никалэр шигырьлэр яздым? Синен янда , синен кочакта хэрвакыт фотога тошэргэ ярата идем...Юууук...Башкалар сыман кешегэ курсэтер очен тугел...Беркемгэ дэ курсэтмэдем диярлек...Шулкадэр супер фотолар булсалар да ....Арада бик ук киенмэгэннэре дэ бар ?? Интим фотолар ....Андый фотолар сер булып сакланырга тиеш... Хэтерлисенме, беркем дэ курмэгэндэ икэудэн -икэу генэ фотосессия ясаган идек? Кем белэ , бэлки берэрсе читтэн генэ кузэткэндер дэ.. Бэлки куз тигэндер.... Эх, нэни кызым да бик яраткан иде шул Сине...Синен кочакта усте бит...Бэлки балам шулкадэр яратканга курэ мин сина гашыйк булганмындыр ? Ана ничек анлатырга да белмим ... Элегэ башка очрашмыйбыз , дигэч, шаккатты ? Анлыйм...Синен минем кебеклэр куптер .Бэлки мин синен меннэн берендер... Бары тик бердэнбер булырга яратсам да , бу очракта мин берни дэ эшли алмадым. Сине яратмыйча момкин тугел шул... Эх... Бэлки син мине ботенлэй оныткансындыр? Мине уйлап та карамыйча элеге мизгеллэрдэ башкалар кочагындадыр... Бергэлэп тан атканын кузэтэсездер ? Алар да шулай бэхеттэн исереп селфи ясыйдыр... Конлэшудэн йорэгем ярыла кебек ? Сезнен дэ минем хэлдэ калганыгыз бармы Дусларым? Анлыйсызмы мине ? Эллэ инде сез дэ минем кебек дингезне сагынасызмы ? Нилэр уйлавыгызны язып жибэрегез эле яме! Йорэгем тынычлансын... #лейладавлетова#поэтесса#телеведущая #человекпраздник#человекрадость❤? Язгыным ошаса , Сездэн лайк ❤ Хэм Сезнен комментарий ....

Публикация от Лейла Давлетова (@leyla_davletova)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк