Логотип
Барлык сәхифәләр

Опера студиясенең ныклы адымнары

Моның өчен ботен республикадан иң шәп кадрларны туплыйлар. Музыка училищесын тәмамлап фронтка киткән музыкантларга әйләнеп кайтуга ук укуларын дәвам иттерергә мөмкинлек ачыла. Консерваторияне ачуга,...

Моның өчен ботен республикадан иң шәп кадрларны туплыйлар. Музыка училищесын тәмамлап фронтка киткән музыкантларга әйләнеп кайтуга ук укуларын дәвам иттерергә мөмкинлек ачыла. Консерваторияне ачуга, композитор, СССРның халык артисты Нәҗип Җиһанов үзеннән зур өлеш кертә, шуңа күрә уку йорты лаеклы рәвештә аның исемен йөртә. Бүгенге көндә Казан дәүләт консерваториясе Россиядә иң алдыңгы музыка уку йортларыннан санала. Аның үзенең йөзе, нык мәктәбе, горурланып сөйләрлек шәхесләре бар.

Идел буендагы бөтен музыка көллиятләре өчен якты маяк ул. Консерватория бөтен республикадан иң талантлы җырчы, музыкантларны үзенә җыеп милли кадрлар да әзерли. Милли мәдәният - классика һәм заманчалык кебек үк, Казан консерваториясен тотып тора торган төп баганаларының берсе. 1988 елдан бирле уку йортын Россиянең халык артисты Рубин Абдуллин җитәкли. Консерваториябездә Россия һәм БДБ илләреннән генә түгел, Кытай, Япония, Корея, АКШ һ.б. илләрдән студентлар белем ала. Студентлар һәм аспирантлар күпләгән Россиякүләм һәм халыкара бәйгеләрдә җиңү яулый. Казан консерваториясен тәмамлаган М. Казаков, А. Шагимуратованы бүген бөтен дөнья сокланып тыңлый. Төрле елларда уку йортын республикабыз музыкаль мәдәниятенең күренекле композиторлары Ф. Ахметов, А. Монасыпов, Р. Еникеев, М. Яруллин, Р. Калимуллин, Р. Ахиярова, җырчылары И.Шакиров, З. Сунгатуллина, В. Ганеева, Р. Ибрагимов һ.б. тәмамлаган.

Казан дәүләт консерваториясе төрле тармаклар буенча үсә. Уңышлы эшләп килгән коллективларның берсе – Опера студиясе. Опера студиясе оештыру турында театрга гашыйк күренекле шәхесләребез Нәҗип Җиһанов,Ниаз Даутов, Светлана Җиһанова, Җәлил Садри-Җиһанов ук хыялланган була. Мәскәү консерваториясе каршында оештырылган опера студиясе алар өчен матур үрнәк булып тора. Үз вакытында анда күренекле җырчыларбыз, музыкантларыбыз укып чыгып, татар мәдәниятенең йөзек кашына әверелгән. 1945 елда консерваториябездә беренчеләрдән булып вокал факультеты оештырыла. Аны тәмамлаган җырчылар Татар дәүләт опера һәм балет театрында уңышлы эшләп китә. Казан опера сәнгатенең горурлыгына әверелә. Шулай итеп Мөнирә Булатова, Мәрьям Рахманкулова, Азат Аббасов, Зөләйха Хисмәтуллина һ.б. җыр осталарына алмашка яңа буын җырчылар Зилә Сөнгатуллина, Хәйдәр Бегичев, Венера Ганиева, Мөнир Якупов, Рафаэль Сәхәбиев, Клара Хәйретдинова, Эдуард Трескин һ.б. үсеп чыга.

1990 елларда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры күбрәк вакытны чит илләрдә үткәрә, читтән җырчы, биючеләр чакыра башлагач, Казан дәүләт консерваториясеннән опера театрына аккан чишмә кибә башлый. Укуларын тәмамлаган яшь җырчылар беренче вакытларда үзләренә эш табалмый, югалып, аптырап кала. Консерватория эчендә опера студиясе оештыру ихтыяҗы туа һәм 1993 елда ректор Р.Абдуллинның ярдәме белән студия эшләп китә. Шулай итеп бүгеңге көндә инде аның 20 еллык тарихы бар. 20 еллыкны Опера студиясе Идел буе шәһәрләре буйлап гастрольләр белән билгеләп үтте. Ә юбилейның иң истә калган мизгелләре Санкт-Петербургта Н.Римский-Корсаков исемендәге консерваториянең театрында булгандыр, мөгаен. Анда студия җырчылары бер көнне Җ.Фәйзинең “Башмагым” музыкаль комедиясен, икенче көнне И.Кальманның “Сильва” опереттасын башкарды. “Тамашачы үзен совет заманнарына кайткандай хис итте. Ул заманнарда Мәскәүдә милли мәдәният көннәре уза торган иде, төрле республикалар үзләренең иң яхшы спектакльләрен, концертларын күрсәтте. Күңелне бай, талантлы илебез өчен горурлык хисе биләп алды”, - дип яздылар “Башмагым” спектакленнән соң Санкт-Петербург газеталарында. Ә икенче көнне шул ук башкаручыларның Венгрия композиторы Имре Кальманның “Сильва” опереттасында аристократларны гәүдәләндергәнен күреп тагын шаккаттылар. “Декорацияләре дә күп түгел, костюмнар да шартлы гына, шуңа да карамастан артистарның онытылып, бирелеп уйнаулары, үзләрен һәм милли спектакльләрдә, һәм чит ил классикасында иркен тотулары, сыгылмалы булулары соклану уята”, - дип яздылар газеталарда. Чыннан да, студия җырчылары беренче курстан ук сәхнәгә ияләшә башлый. Әллә нинди көтелмәгән хәлләргә дә әзер алар. Ник дигәндә, үзләренең сәхнәләре булмагач, аларга С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында чыгыш ясарга туры килә. Аның сәхнәсе опера спектакле өчен бик кечкенә, оркестрны урнаштыргач, артистларга урын бик тыгыз кала. Шуңа күрә алар еш кына балконга да менеп җырлый, тамаша залыннан да килеп чыга. Менә каян килә безнең студиячеләрнең сәхнә сыгылмалыгы. Шәп опера артисты булыр өчен тавышны үстереп, камилләштереп тору гына аз, уку барышында даими рәвештә дирижер, режиссер, хореограф, сәхнә телен өйрәтүчеләр белән эшләргә кирәк. Моны безнең студиячеләр яхшы аңлый. Шөкер, моның өчен консерваториядә шартлар тудырылган. 2000 елда консерваториябездә хәтта “Балет педагогикасы” белгечлеге буенча белем бирә башладылар. Репертуар мәсьәләсен исә студентларның тавышлары хәл итә. Киләсе елга, мәсәлән, В.А.Моцартның “Дон Жуан” операсын куярга ниятләп торалар, чөнки студентлар арасында шәп баритон тавышлы җырчылар байтак, ди. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан исә 5 майда С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында К.Молчановның “Зори здесь тихие” спектаклен күрсәтергә әзерләнәләр. Студиядә шөгыльләнүче кызларның матур тавышлары бу әсәргә курыкмый тотынырга мөмкинлек биргән.

Соңгы берничә елда консерваториянең опера студиясе матур милли спектакльләр куйды. 2011 елда композитор Н.Җиһановның 100 еллыгына багышлап “Казан Кремле” музей-тыюлыгында ачык һавада куелган “Алтынчәч” операсы үзе генә дә ни тора! Европа илләрендә опера спектакльләрен тарихи биналар янында, табигатьтә кую гадәти хәл булса, бездә мондый куелышлар көн саен булып тормый, шуңа күрә “Алтынчәч”не карарга 5 меңләп тамашачы килде. Элитар дип саналган опера жанры бер кичкә генә булса да халыкка якыная төште. Җ.Фәйзинең “Башмагым” музыкаль комедиясе дә төрле сәхнәләрдә 10 тапкыр куелды. Иң сөендергәне – “Башмагым”ның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күрсәтелүе. Бер генә кичкә булса да композитор Җ.Фәйзинең әсәре милли сәхнәдә үзенең лаеклы урырын тапты, киләчәктә дә С.Сәйдәшев, Җ.Фәйзинең музыкаль спектакльләре милли сәхнәләребездә һәрдаим күрсәтелеп торырга тиеш. Әмма бу шактый четерекле мәсьәлә, чөнки драма театрында музыкаль драма, комедияләрдәге ария, дуэтларны дөрес итеп, җиренә җиткереп җырлый белүчеләр күп түгел, ә опера театрында татар әдәби телендә сөйли белүче җырчылар калмады диярлек. Бу җәһәттән консерваториянең опера студиясе үрнәк булырлык – яшьләр саф татар телендә сөйләшә, техник яктан дөрес итеп, камил итеп җырлый белә. Әмма аларның үзләренең сәхнәләре юк. Шуны да әйтү ләзем, “Башмагым” спектакле Г.Камал исемендәге театрда куелгач, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев анда төп рольләрнең берсен башкарган Айгөл Хәйрине “Зәңгәр шәл” спектаклендә Мәйсәрәне уйнарга чакырды һәм Айгөлебез бу рольне дә бик уңышлы башкара башлады. 2010 елда олуг композиторыбыз Салих Сәйдәшевның 110 еллыгы билгеләп үтелгән вакытта театрларыбызның бер-берсен уздырырга тырышып аның әсәрләрен куярга теләгәне изелмәде кебек. Консерваториянең опера студиясе “Хафизәләм-иркәм” спектаклен куймаса, юбилей тыныч кына, сизелми генә үтеп тә киткән булыр иде, мөгаен. Яшь җырчылар әсәрдәге музыкаль номерлар белән канәгатьләнмичә, анда композитор С.Сәйдәшевның онытыла язган бүтән әсәрләрен дә табып өстәгән, нәтиҗәдә, спектакль тагында матуррак, шаянрак килеп чыккан. Шагыйрь Ренат Харис либреттосына яшь композитор Эльмир Низамов иҗат иткән “Алтын Казан” рок-операсының казан рәвешендә төзелгән никахлашучылар сарае янында ачык һавада башкарылуы шулай ук сәнгать сөючеләрдә онытылмаслык тәэсирләр калдыргандыр.

Гомумән, 20 ел эчендә консерваториянең опера студиясе 30 лап спектакль куйган. Аларда консерватория иҗат коллективлары гына түгел, И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте хорлары, оркестрлары да катнаша. Соңгы елларда консерваториядән опера театрына аккан елга да кабат терелеп, тернәкләнеп китте кебек. Студиячеләрнең берсе Артур Исламов, мәсәлән, М.Җәлил исемендәге театрда менә инде берничә ел уңышлы иҗа итеп килә. Гөлнора Гатина, Венера Протасова да театрыбызда матур гына эшләп китте. Әмма үзебездә эш таба алмыйча, читкә китергә мәҗбүр булган яшь җырчыларыбыз да байтак әле. “Үзебездә иҗат итәргә мөмкинлек булса, читкә китәр идем мени?!”, - ди бүгенге көндә Кельн театрында иҗат итүче, ә буш вакытларында анда яшәүче милләттәшләребез алдында татар җырларын башкаручы студиячеләрнең берсе Илүсә Хуҗина. “Консерваторияне тәмамлаган яшьләргә театрга урнашканча, осталыкларын чарлап торыр өчен, Мәскәү, Санкт-Петербургтагы кебек, бездә дә консерватория каршында театр, йә булмаса театр каршында стажерлар төркеме оештыру мәслихәт”, - ди опера студиясенең җитәкчесе, консерваториянең музыкаль театр кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Әлфия Ибраһим кызы Җаппарова.

Чыннан да, милли музыкабызны саклыйк, үстерик дисәк, безгә музыкаль театр булдыру кирәклеге көн кебек ачык. Консерватория каршында театр эшләп китсә, уку йортының юбилеена бер дигән шәп бүләк булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк