Логотип
Театр

Ләйсән Гыймаева: «Талашып та алабыз...»

Яңа ел алда һәм бәйрәмнән соңгы көннәр артистлар өчен дә гади халык өчен дә аеруча мәшәкатьле чор.

Яңа ел алда һәм бәйрәмнән соңгы көннәр артистлар өчен дә гади халык өчен дә аеруча мәшәкатьле чор.

Яңа елга зур планнар корыла, һәм шушы максатларны чынга ашыру өчен күп көч сарыф ителә. Шушы мәшәкатьле вакытларын җырчы Ләйсән Гыймаева да үзенең Инстаграм челтәрендәге тасмасында болай тасвирлый:

«Бу көннәрдә юлда бик күп йөрелде, күп кешеләр белән таныштык, матур очрашулар булды, Аллага шөкер. Юлда йөргәндә киләчәккә планнар корабыз, йоклап китмәс өчен семечки чиртәбез, заправкада туктап тәмле кофе эчәбез, рәхәтләнеп сөйләшәбез, талашып та алабыз, өйдә не до этого», – дип яза җырчы.

Шулай ук җырчы тамашачыларын Яңа ел белән котлап, сөенечле хәбәр белән уртаклаша. Тиздән иҗади гаилә тамашачыларына өр-яңа иҗат җимешен тәкъдим итәчәк. Гаилә башлыгы Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаевадан 2 дуэт! Бу уңайдан да Ләйсән үзләренә теләсә-нинди тозсыс сүзле комментарийлар язучыларга ишарәләп шаярта: «Булатны яратмаган хейтерлар өчен бер яңалыгыбыз бар, тиздэн өр-яңа ике дуэтыбыз чыга, тизрәк отпишитесь», – ди җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк