Логотип
Театр

Кариев театры эксперименталь спектакль тәкъдим итә!

​​​​​​​29 нчы һәм 30 нчы гыйнвар көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында «Бердәм Россия» гранты буенча куелган «АЛТЫНЧ[AE]Ч» премьерасы тәкъдим ителәчәк!

 

29 нчы һәм 30 нчы гыйнвар көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында «Бердәм Россия» гранты буенча куелган «АЛТЫНЧ[AE]Ч» премьерасы тәкъдим ителәчәк!

(спектакль 12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен)

Тамашачыларга премьерадан нәрсә көтәргә? Бу сорауны пьеса авторларына бирдек.

«Без яшүсмерләр белән җитди темаларга сөйләшергә булдык. Аларның курку нокталары безнең буын белән чагыштырганда башкача градациядә. Алар курыкмый торган, чыгып үз сүзләрен әйтә торган буын. Һәм без глобальләшү чорында, тулы бер милләтләр юкка чыгып барган чорда менә шушы авырту нокталарын тартып чыгарып, берникадәр күпертелгән форматта тәкъдим итеп, аларны төзәтү ысулларын эзләп карарга булдык», – ди спектакльнең авторы һәм Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының директоры Луиза Янсуар.

«Моңарчы эксперименталь жанрда эшләгәнем булмады. Шулай да, озак вакытта эшләнүенә карамастан, яшүсмерләр өчен спектакль тексты туды. Спектакльдә диалоглар юк, геройларның монологларында җитди темалар күтәрелә һәм экперименталь алымнар кулланыла. Биредә без, мораль чикләребез рөхсәт иткәнчә, провокация алымын да кулландык. Минемчә, провокация жанры яшьләр театрында булырга тиеш», – дип премьераның үзенчәлекләре белән таныштырды пьеса авторы һәм режиссер Резедә Гарипова.


Спектакльнең иҗат төркеме:
Пьеса авторлары – Луиза Янсуар, Резеда Гарипова
Куючы режиссер – Резеда Гарипова
Рәссамнар: Галина Судакова, Ленар Гыйльметдинов
Костюмнар буенча рәссам: Галина Судакова
Ут буенча рәссам: Илшат Сәяхов
Видео буенча рәссамнар: Александра Сенчукова, Чыңгыз Абызов
Куючы хореограф: Елена Музеева
Композитор: JUNA төркеме
Хормейстер: Лилия Зәйнуллина
Режиссер ярдәмчеләре: Лиана Мөхәммәтгалиева, Эльвира Карпухина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк