Кариев һәм Тинчурин театрларының Мәскәү гастрольләре кичектерелә

Кариев һәм Тинчурин театрларының апрель аена планлаштырылган Мәскәү гастрольләре кичектерелә. Бу хакта театрларның матбугат үзәкләре хәбәр итә.
Тинчурин театры 1, 2 апрель көннәрендә булырга тиешле Мәскәү гастрольләрен көзгә күчергән.
Театр Мәскәүгә үзенең соңгы премьераларыннан икесен – Зөлфәт Хәкимнең «Акча бездә бер букча» һәм Салават Әбүзәровның «Хыялый» спектакльләрен алып барырга җыена иде. Спектакльләр 9, 10 ноябрьдә «Москонцертхолл» сәхнәсендә тәкъдим ителәчәк.
Кариев театрының 4-5 апрель көннәрендә буласы Мәскәү гастрольләрен 16-17 май көннәренә күчергәннәр. Театр бу гастрольләрен «Большие гастроли» программасы нигезендә оештыра иде.
Театр Мәскәүгә Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Кәҗүл читек», Камил Кәримовның «Шәй-бу! Шай-бу!» һәм Туфан Миңнуллинның «Суперкияү» спектакльләрен алып бара.
Чыганак: Татар-Информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июнь 2023 - 17:58
-
4 июнь 2023 - 17:51
-
3 июнь 2023 - 18:02
-
2 июнь 2023 - 18:00
-
1 июнь 2023 - 17:47
-
31 май 2023 - 15:04
-
30 май 2023 - 12:35
-
29 май 2023 - 16:01
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте