Логотип
Тарих

Якты бер моң булып

Танылган шагыйрә Илсөяр Иксанованың танылган гармунчы Рөстәм Вәлиевкә багышлап язылган бу юллары якты сагышны тагын да тирәнәйтә төсле. Әле кичә генә ул бер үзе бар сәхнәне тутырып, бар дөньясын оны...

Танылган шагыйрә Илсөяр Иксанованың танылган гармунчы Рөстәм Вәлиевкә багышлап язылган бу юллары якты сагышны тагын да тирәнәйтә төсле. Әле кичә генә ул бер үзе бар сәхнәне тутырып, бар дөньясын онытып моңлана, үзе белән бергә тамашачыны да җыр-моң дәрьясына алып кереп китә иде. Бүген инде аның көйләре аудио һәм видеоязмаларда гына саклана. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, атаклы гармунчы Рөстәм Вәлиевкә исән булса быел 55 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт залында аны искә алу кичәсе булып үтте. Концертны Рөстәм Вәлиевнең гаиләсе оештырган. Ул кичәдә Рөстәм абыйны күпләр оста баянчы гына түгел, көйләр авторы буларак та хәтерләрендә яңарт­ты. Әлфис Кыямов башкаруындагы “Кил син” җырына биегән парларны, Асаф Вә­лиев башкаруындагы “Агымсу”, Рәфинә Ганиуллинаның “Су буенда тал бөгелә”, “Чит ярларны сөймә” җырла­рын тамашачы яратып кабул итте. Сәхнә читендәге өстәлдә Р.Вәлиевнең уен кораллары тезеп куелган иде. Чыгыш ясарга килгән гармунчылар аларны алып-алып уйнап та күрсәттеләр.

Кичәнең онытылмас мизгелләре белән биредә таныша аласыз: http://sahne.ru/all-media/foto/item/1257-r-st-m-v-lievne-isk-alu-kich-senn-n-fotoreportazh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк