Логотип
Тарих

Сәнгать гөлен кырау алмый

Йөзләреннән һәрвакыт кояштай якты нур сирпелгән мөлаем артист Вера апа Минкина белән очрашканда аның һаман җор телле, шаян булуы сокландыра. Аны әле һич кенә дә гомеренең туксанынчы көзен каршыларга җ...

Йөзләреннән һәрвакыт кояштай якты нур сирпелгән мөлаем артист Вера апа Минкина белән очрашканда аның һаман җор телле, шаян булуы сокландыра. Аны әле һич кенә дә гомеренең туксанынчы көзен каршыларга җыена димәссең. «Йөзгә җитәсе кешеләрнең исемлеген төзесәләр, аның башында үзем торачакмын», — диде ул шаяртып.
Үзенең туган ягы Чистай районы Бахта авылындагы әбиләрнең балачактан ук аңа озын гомер юраулары да исеннән чыкмый. Заманында сәхнәдә «Банкрот» спектаклендә уйнаганнан соң, Вера авылдашлары арасында «кечкенә артист»ка әйләнеп куя.
Бервакыт ат белән күрше авылга барганда Верага әтисе: «Минем улым да юк, син, олы кыз буларак, фамилияңне үзгәртмәссең, яме», — ди.
Әйе, гомер буе Вера Минкина исеме белән тамашачының яраткан артисты булырга насыйп була аңа. Туган якларыннан чыгып киткәндә, ул авылдашларының «безнең артистыбыз» дигән сүзләрен акларга үз-үзенә сүз бирә. Әмма авыл кызынтеатр техникумында колач җәеп каршы алмыйлар. «Артист булыр өчен буең кечерәк», — диләр аңа укытучылар. Аларга каршы Вера: «Мин үсәчәкмен әле», — дип җавап бирә. Хәй Вахит, Гамир Насыйри, Сәет Шәкүров кебек драматург-лар белән бергә укый. Техникумны гел «биш»ле билгеләренә генә тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын ул Күчмә театрда башлап җибәрә. Тәүге тапкыр Р.Ишморатның«Гөлзадә» спектаклендә Гөлзадәне бирәләр аңа. Сәхнәдә аның уенын күргән танылган артист Фатыйма Ильская, яшь кызның аркасыннан сөеп: «Ну шәп артист булырсың әле син», — ди.
Язманың дәвамы журналның сентябрь санында
"Сәхнә" №9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк