Логотип
Тарих

Исемсез артист

Данлыклы щепкинчылар рәхмәте Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесында укыган татар студиясенең язмышын Хәлил абый Әбжәлилов хәл итте дисәк, дөрес булыр, чөнки ул безне укытып чыгарыр өчен бөт...

Данлыклы щепкинчылар рәхмәте

Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесында укыган татар студиясенең язмышын Хәлил абый Әбжәлилов хәл итте дисәк, дөрес булыр, чөнки ул безне укытып чыгарыр өчен бөтен күңелен, көчен бирде. Татар академия театрына яшь артистлар укытып кайтарырга кирәклеген дә дәүләт җитәкчеләренә аңлата алды. Академия театрында эшләгән Наил Дунаев, Ринат ТаҗетдиновРавил Шәрәфиев, Фирдәвес Әхтәмова, Гөлсем Исәнгулова, Нәҗибә Ихсанова, Флера Хәмитовадан башка бүгенге академия театрын күз алдына да китерү мөмкин түгел! Халкыбызның кадерле язучылары Рабит Батулла һәм Туфан Миңнуллин, телевидение режиссеры Әхтәм Зарипов, диктор Иркә Сакаева, телевидениенең баш режиссеры Клара Газизова, бик иртә вафат булган талантлы артист Дамир Хәйруллин, аның җәмәгате Мәсхүдә Хәйруллина, халкыбыз белгән шәхесләр Хәмзә Арсланов, Миргалим Харисов... Барысын да искә төшереп бетерә алмадым без бит 23 кеше идек. Менә бүген татар сәнгатен, аның әдәбиятын шул кешеләрдән башка күз алдына китереп карагыз әле! Ул шактый фәкыйрь күренер иде.

Без Хәлил абыйга бик рәхмәтле, ул безгә тормышыбызда дөрес юл сайларга ярдәм итте. Ачлы-туклы йөргән чакта ашатты, кияргә кием булмаганда киендерде, бүтән милләтләр алдында ким-хур булмавыбызны теләде. Әлбәттә, мондый артистлар сирәк була, ул чын күңелдән безнең барыбызның да театрга кайтып, талантлы артистлар булып эшләвебезне теләде. Татар театры киләчәктә башка милләт театрларыннан ким булмасын дип тырышты. Ул үзенең бөеклеген аңлаган хәлдә, татар театрын бар нәрсәдән өстен күреп, гомерен шуңа багышлаган шәхес.

 

Ике көннән сәхнәгә

Хәлил абый Әбҗәлилов Ырынбур өлкәсе, Мостафа авылында, Гали абый белән Фатыйма апа гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе авылның бик булдыклы балта остасы. 1905 елдагы корылыктан, бөтен малларын суеп, алар Ырынбурга күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Хәлил 13 яшендә беренче мәртәбә циркта тамаша карый, шунда клоунның уйнаганын күреп гаҗәпләнә. Театрга мәхәббәте шул рәвешле цирктан башлана.

Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Хәлилне хәрби хезмәткә алалар. Анда яраланып, бик озак больницаларда интегеп ятканнан соң, авырлык белән үлемнән коткарып калалар. Ләкин шулай да бер кулы күтәрелми торган булып кала. Терелеп чыккач, ул ничек тә артист булырга хыяллана. Үзе кичергән михнәтләрне сәхнәдән күрсәтергә тели. Соңрак, Ырынбурның «Ширкәт» труппасына килеп, артист итеп алуларын сорый. Бу вакытта «Ширкәт» труппасының режиссеры Вәли абый Мортаза-Иманский була. Ул: “Иртәгә сәгать сигезгә кил, «Казанга сәяхәт» спектаклендә Идрис ролен уйнарсың, ди. Бу маклер роле, репетицияләр ясап, ике көн узгач, Хәлил абый сәхнәгә чыгарга тиеш. Менә ул беренче мәртәбә сәхнәгә чыга. Зал тулы халык, аның йөзенә сәхнә утлары, йөзләгән күзләр төбәлгән. Ул каушавыннан нишләргә белми, үзен сәхнәдә шәп-шәрә калдыргандай хис итә, шул кадәр каушый, хәтта ике сүзне кушып та әйтә алмый, ык-мык килеп тик тора. Партнеры, ачуыннан нишләргә белмәгәч, чыгып кит, җүләр дип, сәхнәдән куып чыгара үзен. Пәрдәне ябалар. Спектакль беткәч, режиссер Мортаза-Иманский аңа: «Синнән артист чыкмый, син безгә сәхнә корырга булышырсың, бүтән эштә ярдәм итәрсең»,ди. Хәлил абый бу вакыйганы шул кадәр авыр кичерә ки, үз-үзенә: ничек кенә булса да барыбер артист булачакмын, дип ант итә. Һәр көнне, айлар буе, иртә-кич татар, урыс артистларының уенын карап утыра. Анын өчен театр мәктәбе әнә шулай башлана. Гоголь, Островский, Шиллернын геройларын урыс профессионал артистлары башкаруында кат-кат күрә.

Бервакыт «Ширкәт» труппасы Владимир Соловьевның «На пороге к делу» әсәрен сәхнәгә куярга әзерләнә. Ләкин старшина Буравин роленә артист җитми. Шунда берәү: “Монда артист булырга хыялланучы Хәлил исемле егет бар, әйдәгез, шуны сынап карыйк, ди. Артистларның күбесе каршы килсә дә, уйнарга кешеләре булмау сәбәпле, риза булалар. Бу юлы Хәлил абый бик нык әзерләнә: ашамый-эчми, көне-төне ролен ятлый, үзенчә репетицияләр ясый. Бүтән артистлар килгәнче ике сәгать алдан килеп утыра. Бәхетенә күрә, сәхнәгә чыккач югалып калмый, ролен әйбәт кенә башкара. Спектакль беткәч күзлекле бер кеше сәхнәгә менеп теләкләрен җиткерә: “Хөрмәтле тамашачылар, без бүген сәхнәдә беренче мәртәбә күргән яшь артист Хәлилнең киләчәгенә ышанабыз, аңа зур өметләр баглыйбыз, театрда үз юлын табар дип уйлыйбыз.” Бу сүзләрне әйтүче язучы Шәриф Камал була. Аның киләчәк язмышын Нури Сакаев, Нәгыймә Таҗдарова кебек талантлы артистлар белән очрашу хәл итә. Алар белән бергә уйнап, ул да сәхнәдә образ тудырырга өйрәнә. Бари Тарханов исә аңа комедия жанрында нинди алымнар кулланырга кирәклеген аңлата.

Шулай театрда эшләп киткәч, Хәлил абыйга Галиябануның әтисе Бәдри ролен бирәләр. Гыйлемхан дигән артист белән бергә чиратлап уйнарга тиеш булалар. Хәлил абый, үзен бик зур артист санап, Гыйлемханга: «Син репетицияләр ясый тор, мин премьераны гына чыгып уйнармын, миңа репетиция кирәкми. Менә сиңа визиткам, күз карасы кебек сакла!» – ди. Шулай беркөнне репетициягә Вәли Мортаза-Иманский килә. Сәхнәдә Гыйлемханны күргәч, «Кайда Хәлил?!» – дип кычкыра. Гыйлемхан шунда Әбҗәлилов әйткән сүзләрне әйтә. Кич белән Хәлил абый Бәдри ролен шулхәтле начар уйный ки, хәтта онытып бер күренешкә чыкмыйча да кала. Спектакль беткәч, Мортаза-Иманский: «Нәрсә, зур артист булдыңмы? Менә визиткаң», – дип визиткасын йөзенә бәрә. «Беләсеңме, син бүген нәрсә эшләдең? Син театрга, иптәшләреңнең йөзенә төкердең! Син нәрсә, безнең эштә көне-төне эшләмичә генә уңышка ирешәм дип уйладыңмы? Синең бит театр белемең дә юк! Ичмасам, талантлы артистлардан уйнарга өйрән», – дип елатканчы сүгә. Шуннан сон Хәлил абый үзенә гомерлек сабак ала.

Әмир сараендагы спектакль

Октябрь революциясеннән соң, Х.Әбҗәлилова татар бригадасы каршында оештырылган театрга эшкә керә һәм җитәкчеләренең берсе булып китә. Гомумән, Хәлил абыйда оештыру сәләте көчле була. Революция биргән иректән файдаланып, Ырынбурда беренче татар стационар театрын ачалар, аңа «Шәрык театры» исемен бирәләр. Бу театрны ачуда башлап йөрүчеләрнең берсе Хәлил Әбҗәлилов була. Шулай гөрләп эшләп торганда, 1921 елда ачлык башлана, артистлар ризык эзләп төрлесе төрле якка таралалар. Революция вакытында үзен бик яхшы яктан күрсәткәне өчен, Хәлил Әбҗәлиловны Төркестанга, Бохарага театр ачарга җибәрәләр.

1921 елда Бохарада театр ачу күз алдына китерегез әле. Әмма Хәлил абый бик оста оештыручы була. Беренче эш итеп армиядә хезмәт итүче яшь солдатлар, яшь кызлар арасыннан сәләтлеләрен җыеп, «Бохараның җимерелүе» дигән агитканы сәхнәгә куя. Спектакльне әмир сараенда уйныйлар! Декорация, кием, реквизит кирәкми  – бөтенесе әмирдән калган. Хәлил Әбҗәлиловның  уенына шаккаталар, бигрәкләр дә килештереп уйный, әйтерсең лә, гомер буе әмир белән янәшә яшәгән. Хәлил абый башта кешеләрдән сорашып Бохара әмиренең сөйләшү рәвешен, үз-үзен тотышын, холык-фигылен өйрәнә. Спектакльдә кулына әмирнең чын кылычын алгач, бөтен халык куркып, аптырап кала. Аның искиткеч шәп артист булуы турындагы сүз бөтен Бохарага тарала.

Беренче киноактер

Тормышта шулай да була бит, көтмәгәндә кешенең язмышы үзгәрә дә куя. Бохарага кино төшерергә киләләр. Хәлил абыйга бәхет елмая, ул татар артистларыннан беренче булып кинога төшә. Кино дигәч тә, дистәләгән кеше, зур-зур декорацияләр, машиналар, көчле утлар, шаккаткыч аппаратлар булмый үзе. Хәлил абыйнын беренче эше «Үлем манарасы»нда атаман Кырбашый роле. Аның артыннан «Икенче хатын», «Хакимият кем кулында?» куела. Ә инде «Рәвәт шакаллары»ндагы Нәби бай роле белән ул бөтенсоюз тамашачысы алдында дан казана. Аны мактап, хәтта Мәскәү матбугатында язып чыгалар.

Ләкин Хәлил абый кинога төшүеннән канәгать булмый. Телсез кинода, монда бас, тегендә бас, бер адым алга, бер адым артка, күзеңне ач, күзеңне йом, күккә кара, дип роль өстендә эшләүне аңламый да, кабул да итми. Иң аянычы – тамашачы юк, алар алдында уйнап күрсәтмәгәч, синең уеныңны ничек кабул иткәннәрен күрмәгәч, кинода артист буларак үзенә азык тапмый ул. Шуңа күрә, бик зур эшләр тәкъдим итсәләр дә, 1928 елда Казанга Татар академия театрына кайта.

Башка җирдән эш эзлә

Монда аны бик зурлап каршы алалар. Чөнки Әбҗәлилов инде бөтен Союзга танылган киноактер. Беренче эше Борис Лаврентьевның «Разлом»ында – Боцман роле. Бу ялагай, сатлык җан, гомумән, спектакльдә иң әшәке кешеләрнең берсе. Хәлил абый, мин мондый рольне уйный алмыйм дип, режиссерга керә. Гомәр Девишев – Мәскәүдә Е.Вахтангов җитәкчелегендәге театр студиясен тәмамлаган беренче профессиональ татар режиссеры. Ул Әбҗәлиловка ялагайлар, сатлык җаннар, кабахәтләрнең бу дөньяда ничек барлыкка килүен, аларның психологиясен, язмышын тирәнтен ачып бирә. Октябрь революциясе менә шундый кабахәт җаннардан чистарта дип, дәлилләп аңлаткач, Хәлил абый рольне уйнарга риза була. Биредә ул үз гомерендә беренче мәртәбә чын, укыган, талантлы режиссер белән эшләргә өйрәнә, Станиславский системасы белән таныша. Бу спектакльне мактап, Хәлил абыйның эшен зурлап язган мәкаләләр бик күп. Шуңа да карамастан, аны яңа сезонда театрга эшкә алмыйлар. Синен кебек артистлар театрда күп, син үзеңә башка җирдән эш эзлә, диләр. Шулай да, Хәлил абый бик ялынгач һәм аена 40 сумга эшләргә риза булгач, аны театрда калдыралар. Уйнарга рольләре юк, гел күмәк сәхнәләрдә, үзен-үзе кая куярга белмичә аптырап йөри. Режиссер Сөләйман Вәлиев-Сульва Шәриф Камалның «Козгыннар оясында» әсәрен куярга алына. Хәлил абый сүзсез рольдә катнаша, ягъни «массовкада» безнеңчә, халык ролендә. Репетиция вакытында ул үзен шул хәтле табигый тота, тамашачылар бу сүзсез рольне автор тарафыннан шулай язылган дип кабул итә. Спектакльне карагач, Шәриф Камал Хәлил абыйның уенына шакката, бу сүзсез рольгә Хәлил исемен бирә. Менә шушы рольдән соң Хәлил Әбҗәлиловның театрдагы тормышы яңадан башлана. Ул берсеннән-берсе катлаулы рольләр уйный башлый.

Татар җанлы Король Лир

Мин үзем Татар академия театрының уенын 1957 елда Мәскәүдә Декада вакытында күрдем. Без, беренче курс студентлары, К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл», Н.Исәнбәтнең «Хужа Насретдин», В.Шекспирның «Король Лир» әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә күмәк сәхнәләрдә катнаштык. Хәлил абыйны сәхнәдә күрергә дә насыйп булды. Хәлил абыйның Хуҗа Насретдин ролендә ничек уйнаганын гомеремдә дә онытасым юк. Равил Шәрәфи белән «Хуҗа Насретдин» спектаклендә Җиһангир сакчылары булып басып торабыз. Хан сараена керү түгел, безне күргәч тә, кешенең куркуыннан йөрәге ярылырга тиеш! Менә бервакыт сәхнәгә Хәлил абый килеп керде. Безгә күз кыса-кыса, шундый итеп карады ки, аның башындагы кәләпүш чукларын әле болай, әле тегеләй итеп, хан янына ничек кереп киткәнен сизми дә калдым! Хәлил абыйның уеныннан үземнең сәхнәдә икәнемне онытканмын. Бер заман айнып китсәм, шырык-шырык көләм, һич тыелып булмый. Равилгә карасам, ул да шулай. Без – галәмәт куркыныч яугирләр, әгәр безнең менә шулай сәхнәдә көлгәнне күрсәләр, үтерәчәкләр бит! Бер-беребезне көлүдән көчкә тыеп торабыз. Әгәр сәхнәдә артистлар дөньяларын онытып, рәхәтләнеп көләләр икән, тамашачы ничек көлмәсен инде?! Талантлы артистның ничек уйнавын мин беренче мәртәбә шунда күрдем. Хәлил абыйның уены нәрсәсе белән үзенә әсир итте сон? Шушы рольгә генә хас эчке һәм тышкы органикасы, сүз уйнату түгел, шул сүз мәгънәсенең сәхнәдә тууы. Без бит комедия уйнаганда, гадәттә, ничек кенә булса да тамашачыны көлдерергә тырышабыз. Нәкый ага Исәнбәтнең сүзләрен кеше аңларлык итеп сөйли алсаң да, тамашачы рәхәтләнеп көләчәк, әлбәттә. Ләкин Хәлил абый сәхнәдә нәрсә генә эшләмәсен, искиткеч кызык булып чыга, ул үзенә җәлеп итә, шуннан тәм таба. Хәлил абый уйнаган Хуҗа Насретдиннең һәр нәрсәгә, һәр вакыйгага үз карашы, үз фикере бар. Ул татарның зирәклеген, тапкырлыгын шундый югарылыкта уйнады ки, үз милләтенең бөеклеген Хуҗа Насретдин роле белән ачып бирде. Татар тамашачысы Насретдинне үзенең милли герое итеп кабул итте. Аның уенын татар дөньясында гына түгел, бөтен шәрык иленә һәм Европага күрсәтеп була иде.

Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасы буенча куелган спектакльне мин залда утырып карадым. Авылда туып-үскәнгәдер инде, андагы вакыйгаларны бик якын кабул иттем. Күп вакытта сала тормышын сурәтләгән әсәрләргә ышанмыйсың, чөнки ялган, ясалмалылык күп була. Биктимерспектакльнең язмышын хәл итә торган рольләрнең берсе. Хәлил Әбҗәлиловның уенын карагач, мин шаккаттым. Чөнки шул кадәр гади, табигый, беркатлы булып күренсә дә, эчке дөньясы шундый бай, тирән авыл кешесен сәхнәдә беренче мәртәбә күреп, сөенечемнән нишләргә белми утырдым. Хәлил абый сәхнәдә берсүзсез басып тора. Ә мин аның нәрсә уйлаганын, ниләр кичергәнен аңлап, тоеп утырам.

В.Шекспирның әсәре буенча куелган «Король Лир»да без барыбыз да катнаштык. Иң башта төп геройның тышкы кыяфәтенә игътибар иттем. Король түгел дип, әйтә алмыйсың, йөзендә үк ниндидер илаһи нур бар. Без корольләрне, христиан дине әһелләрен гади кеше итеп кабул итәргә өйрәнмәгән, аларның сөйләшүе, киемнәре, үз-үзен тотышлары, гади кешенекенә ошамаган бит. Хәлил абыйдан, Король Лир ролен ничек иҗат иттегез, дип сорыйлар. Ул: «Мин дөньядагы 26(!) артистның Лирын  карап өйрәндем, шуннан соң сүз бирдем: минем үз Лирым булачак, ул татар Лиры!” – ди. Бу артистның ролне тамашачысына якынайтырга тырышуыннан да килә. Әгәр син уйнаган роль татар тамашачысына тәэсир итми икән, ул спектакль юк дигән сүз! Хәлил абый Лир ролендә, әлбәттә, кеше язмышын ачып бирде. Иң кызыгы шул: Король әкрен-әкрен генә кешегә әйләнә. Әйтик, президент, эшеннән киткәч, бөтенләй икенче кешегә әйләнә. Монда да шушы мәгънә салынган, король чагында ул тормышның бөтен фаҗигасен, рәхимсезлеген, балаларының вөҗдансызлыгын күз алдына китерә алмаган. Гадәти кешегә әйләнгәч кенә, тормыш шулай рәхимсез икәнен аңлый. Гади халык мондый вәхши тормышта ничек яши ала икән, дип аптырый һәм акылдан яза. Күз алдымда яшен сәхнәсе! Күк күкри, яшен яшьни, көчле давыл куба, ул үзенең иң көчле монологларының берсен сөйли, тавышы шулкадәр көр – ул яшенне, давылларны басып китә. Үзенең бәхетсезлеген, фаҗигасен табигать көчләреннән өстен итеп күрсәтә. Гомумән, ата һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләрнең трагедиягә әйләнүен Хәлил абый шундый эзлекле башкара ки, аны гомере буе трагедияләр уйнаган, шуның өчен туган артист дип уйлыйсың. Трагедия артисттан чиксез зур темперамент, көчле тавыш, акыл таләп итә.

Миңа шул заманның данлыклы артистлары уйнаганын карарга туры килде. Хәлил абыйны дөньяның бөек артистлары белән тиңләргә мөмкин. Комедия, драма, трагедиядә камиллеккә ирешкән мондый артистлар дөньяда бармак белән генә санарлык. Ул үзенең гомерен татар театрына багышлады. Аның даны бөтен Советлар Союзына таралды. Әгәр без шигьриятьтә — Габдулла Тукай, музыкада – Салих Сәйдәшев беренче дибез икән, татар театрында исә мин күргән артистлардан Хәлил Әбҗәлилов шундый ук бөеклеккә ия!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк