Логотип
Шоу-бизнес

Заворотнюкның хәле ничек?

​​​​​​​Актриса ике ел яман чиргә каршы көрәшә. 3 апрельдә аңа 50 яшь тулды.

Актриса ике ел яман чиргә каршы көрәшә. 3 апрельдә аңа 50 яшь тулды.

Барысы да алай ук начар түгел икән. Анастасия Заворотнюкны дәвалауда яхшы тенденция бар.

Бу хакта 2 апрельдә, «Комсомольская правда» да күзәнәкләрне пролиферацияләү лабораториясе мөдире, Русия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Петр Чумаков белдергән.

«Бу гаҗәп, әмма Анастасиянең барысы да, гадәттә, глиобластомадагы кебек, начар түгел. Кагыйдә буларак, мондый диагноз белән хәл начар якка бик тиз үзгәрә. Ә Заворотнюк инде ике ел көрәшә, һәм аның тенденциясе яхшы», – дип ассызыклый Чумаков.

Ул искәртеп узганча, актриса Петров исемендәге Санкт-Петербург онкология институтында эксперименталь иммун терапиясен узган: «Анда аның яман шеш күзәнәкләрен алганнар һәм аларга каршы махсус Т-лимфоцитлар «өйрәткәннәр», аннары шешкә һөҗүм итсеннәр өчен аларны пациентның организмына керткәннәр».

«Заворотнюк очрагында бу уңай нәтиҗәләр биргән, күрәсең. Һәрхәлдә, аның хәле начараймый. Дәваламасаң, андый хәл булмый», – ди Чумаков.

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк