Логотип
Шоу-бизнес

Заворотнюкның кәефе ничек?

Анастасия Заворотнюкка, кәефе бозылмасын өчен, көзге бирмиләр.

Илле яшьлек актриса ике ел инде баш мие рагы белән көрәшә. Анастасия Заворотнюкка, кәефе бозылмасын өчен, көзге бирмиләр.

Режиссер Анатолий Демидов kp.ru га Анастасия Заворотнюк турында яңа мәгълүматлар сөйләгән.

«Заворотнюк белән икебезнең уртак танышлар аның хәле канәгатьләнерлек булуын әйтте. Анастасия шәһәр читендәге өендә яши. Күп вакытын ишегалдында саф һавада үткәрә. Коляскада хәрәкәтләнә. Аның янында һәрвакыт ялланган караучы. Ул Анастасияне беркайчан да ялгызын калдырмый. Күптән түгел танышым Заворотнюкны күргән, ул аңа елмайган, исәнләшкән, әмма сөйләшмәгән. Кәефе яхшы булган. Башына яулык ябып, кояштан саклый торган күзлек киеп йөри. Кызганыч, химиотерапия, гормональ терапия эчке органнарына бәргән. Йөрәге, бавыр, бөере зыян күргән. Анастасия священник белән аралашып тора, сәламәтләнүенә дә ышана.

Телефонны аңа бик сирәк бирәләр, чөнки чит кешеләрнең шалтыратуларыннан сакланалар. Таныш табиб сөйләгән иде, дәваханәдә ятканда, бер катны тулысынча ул гына алып торган диярлек. Гәүдә авырлыгы арткан. Сөйләшүендә, хәрәкәтләнүендә бераз авырлык бар. Кәефе кырылмасын өчен аңа көзге бирмәскә тырышалар ди. Әмма Анастасия маникюр, макияж ясата, кыйммәтле косметика куллана. Өйләрендә берничә ярдәмче бар. Баланы няня карый. Анастасия үзе дә аның тәрбиясендә катнаша», – дип сөйләгән Демидов.

Чыганак: Кызыл таң

Фото: @podderzhka_azavorotnyuk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк