Логотип
Шоу-бизнес

«Киркоровка ни булган? Үләргә җыенганмы әллә?»

Күренекле Русия эстрадасы җырчысы Филипп Киркоровка ни булган?

Күренекле Русия эстрадасы җырчысы Филипп Киркоровка ни булган?

Николай Басков үзенең дусты һәм хезмәттәше Филипп Киркоровның гадәти булмаган үтенече турында сөйләде. Артист сүзләренә караганда, Киркоров аның янәшәсендә җирләнергә теләгән.

Мондый үтенечнең сәбәбе гади: Киркоров әйтүенчә, җанатарларга зират территориясенең бер урынына гына барып, аларны искә алырга җиңел булачак. Басков сүзләренә караганда, Филипп бу сүзләрне җиткергәндә шаяртмаган.

– Миңа Киркоров шалтыратты һәм безне янәшәбездә җирләргә тәкъдим итте. Иҗат сөючеләр безне берьюлы икебезне дә килеп искә алсын өчен, – дигән Басков Николай Басков.

Җырчының бу чыгышыннан Киркоровның җанатарлары аный авырый дип уйлаган. Алар бу хакта Интернет челтәрендә яза: «Киркоровка ни булган? Үләргә җыенганмы әллә?» – дип язучылар да күп.

Бу хакта Русия эстрадасының "поп-короле" әлегә бер сүз дә әйтмәде.

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк