Логотип
Шоу-бизнес

«Давай, поженимся!» тапшыруыннан Василиса нигә киткән?

Билгеле астролог, ниһаять, моның сәбәбен ачты.

Билгеле астролог, ниһаять, моның сәбәбен ачты.

Василиса Володина өчен «Давай, поженимся!» тапшыруыннан китү бик авыр карар булган. Лариса Гузеева һәм Роза Сабитова белән бергә ул әлеге тапшыруда ун елдан артык эшләгән.

Әмма коронавирус белән авырудан куркып, Василиса шундый карар кабул иткән. «Мин каты авырып китү куркынычы биредә бик югары булуын аңладым, «Давай, поженимся!» тапшыруының бик экстремаль шартларда төшерелүен исәпкә алсак, бигрәк тә...», – дип белдерә астролог.

Тапшырудан китәр алдыннан ул озак кына авырып йөргән – ютәле ярты ел узмаган. «Коронавирус йоктыру минем өчен хәвефле иде. Өстәвенә, әти-әниләребез өлкән яшьтә, ә алар - дүрт кеше. Мин ике атна онлайн чыгу мөмкинлеге бирергә сораган идем. Миңа алай эшләргә рөхсәт итмәделәр. Әйтик, «Доброе утро» һәм «Модный приговор»да мине онлайн төшерә алалар, ә менә «Давай, поженимся!»да – юк», – дип гаҗәпләнә ул.

Нәкъ шул вакытта «Модный приговор» тапшыруын алып баручы Александр Васильев һәм җырчы Надежда Бабкина коронавирус йоктыра.

«Васильевтан соң гримеркага мин керергә тиеш идем. Шунда мин үземә сорау куйдым: «Акчамы, әллә сәламәтлекме?» Мин сәламәтлекне сайладым, ә кемнәрдер акчага кызыкты...», – дип уртаклаша 46 яшьлек астролог.

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк