«Басып җырлый алмасам, ятып җырлармын»
Рус эстрадасының примадоннасы Алла Пугачева үзәк каналларның берсенә интервью биргән вакытта киләчәккә планнары белән бүлешкән.
Рус эстрадасының примадоннасы Алла Пугачева үзәк каналларның берсенә интервью биргән вакытта киләчәккә планнары белән бүлешеп болай дигән:
«Мин 80 яшьлек юбилеема элекке матур һәм популяр җырларымнан гына торган зур концерт куячакмын, – ди Примадонна. – Әгәр җырларга көчем җитмәсә, залдагы халык ярдәм итәр. Мин биргән вәгъдәмдә торучы кеше, шуңа күрә хәзер үземне бераз карарга, әзерләнергә кирәк. Басып җырлый алмасам, ятып та, утырып та җырлармын» – дип шаярта примадонна. – Шуңа күрә, хөрмәтле тамашачыларым, сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз, кешеләрдән көнләшмәгез – ул сәламәтлекне бетерә, минем 80 яшьтә очрашуга кадәр!» – ди ул.
Әле Пугачевага 72 яшь. Тормыш иптәше Максим Галкин белән игезәк балалары – 8 яшьлек Гарри һәм Лизаны тәрбиялиләр.
Фото: Глобал
Автор: Ләйсән Каспранова
Чыганак: Өмет
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк