Логотип
Сәнгать

Сез яраткан җырлар - "ЯЛГЫЗ КӨЙМӘ"

Ялгыз көймә бөтерелә Һәм чайкала Иделдә. Зур дулкыннар күтәрелә Күңелемдә минем дә! – Синең өчен диңгезләрне Кичәргә дә әзермен! — Дигән идең, шул сүзлэрен Хак булганмы, кадерлем?.. Ялгыз көймә...

Ялгыз көймә бөтерелә
Һәм чайкала Иделдә.
Зур дулкыннар күтәрелә
Күңелемдә минем дә!

– Синең өчен диңгезләрне
Кичәргә дә әзермен! —
Дигән идең, шул сүзлэрен
Хак булганмы, кадерлем?..

Ялгыз көймә бөтерелә
Һәм чайкала Иделдә.
Зур дулкыннар күтәрелә
Күңелемдә минем дә!

Җанда дулкын, сүзсез сорау:
– Ник йөрәкләр ялгышты?
Тик сабырлык җиңә ала
Хәзер безнең сагышны!

Ялгыз көймә бөтерелә
Һәм чайкала Иделдә.
Зур дулкыннар күтәрелә
Күңелемдә минем дә!

 

Фәннур Сафин сүзләре, Риф Гатауллин көе

Источник: http://erlar.ru/node/121

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк