Логотип
Сәнгать

Рәхим ит тәңкә борын!

Кош-корт хайван елы белән Үтә ул безнең гомер. Дуңгыз елы килә менә Тик ул безгә дус түгел.   Моның белән санашмыйча Чучка үз елын белә. Капкаңны ябып куйсаң да Капка астыннан керә.   Елның...

Кош-корт хайван елы белән

Үтә ул безнең гомер.

Дуңгыз елы килә менә

Тик ул безгә дус түгел.

 

Моның белән санашмыйча

Чучка үз елын белә.

Капкаңны ябып куйсаң да

Капка астыннан керә.

 

Елның шулай килүенә

Карышып булмый һичтә.

Дуңгызга сәлам бирергә

Туры килә бу кичтә.

 

-Синең ел бу, бер бәхәс юк

Рәхим ит тәңкә борын!

Ел буена безнең йортта

Табырбыз әле урын.

 

Урының түрдә булмаса да

Кычкырма мырык –мырык!

Яшә шунда, безнең нужа

Синнән башка да кырык!

 

Елың үткәч, бәхилләшеп

Сине суймый сатырбыз.

Табышыңа акча өстәп

Сыер алып кайтырбыз!

 

Автор: Рөстәм Арифуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк