Логотип
Сәнгать

Әниле йорт

  Балаларын көтә хәзер әни,Балаларын көтә туган як.Су юлыдай кайтыр юллар озын,Әниле йорт көтә, ул – маяк. Тәрәзәдән әни карап калды,Иреннәре дога кабатлый.Аллаһыдан сорый хәерле юл,Догаларын ишет...

 


Балаларын көтә хәзер әни,
Балаларын көтә туган як.
Су юлыдай кайтыр юллар озын,
Әниле йорт көтә, ул – маяк.


Тәрәзәдән әни карап калды,
Иреннәре дога кабатлый.
Аллаһыдан сорый хәерле юл,
Догаларын ишет, йа Рабби!

 

Әни карап калды тәрәзәдән,

Юлларыбыз уңар, иншаллаһ.
Әниләрне озак яшәт әле,
Үтенәбез синнән, и Аллаһ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк