Логотип
Сәнгать

МОҢСЫЗ ЗАМАНДА МОҢНЫ САКЛАУЧЫ

"Өлкән буын җырчыларыбыз борынгыдан килгән җыр мирасыбызны бер-берсенә түкми-чәчми тапшыра килде, халыкчанлыкны саклады. Алар үзләренә йөкләнгән вазифаны яхшы үтәде. Без, яшьләргә исә авыррак, чөнки з...

"Өлкән буын җырчыларыбыз борынгыдан килгән җыр мирасыбызны бер-берсенә түкми-чәчми тапшыра килде, халыкчанлыкны саклады. Алар үзләренә йөкләнгән вазифаны яхшы үтәде. Без, яшьләргә исә авыррак, чөнки заман яңгырашы үзгәрде, – дип башлап җибәрде җырчы сүзен. – Яшьләр, урта буын тамашачының заманча җырлар ишетәселәре килә. Әйе, заманына күрә яңа җырлар туарга тиеш. Әмма алар милли рухта иҗат ителсен, тыңлаучының күңелен баета, тәрбиясен арттыра торган булсын иде. Кызганычка, бүген яңа туган җырлар камил түгел. Ник дигәндә, җыр иҗат иткәндә еш кына Европада ни кыланалар, шуны каләм очына эләктерергә омтылалар. Шулай итеп гасырлардан килгән татар милли гадәт-йолалары, бай тарихыбыз күләгәдә кала. Һәм бүген моң юкка чыкты дисәк тә була. Аны кайбер җырчыларны, композиторларны искә алу кичәләрендә генә ишетергә мөмкин. Ләкин аларда бик сирәк оештырыла. Ә күп җырчыларыбыз, моң нигә кирәк, моңланыр вакытларыбыз узды бит инде, хәзер ипотека, кредит заманы, халыкка болай да авыр, аның күңелен күтәрергә кирәк, дигән фикердә. Ләкин моңсыз концерт ул – матур алдавыч кына. Ялтырап торган тышы бар, ә эчтәлеге юк. Тамашачы моңсыз концерт тыңлап үзен алдый булып чыга",- ди җырчыбыз.

Кем ул? Нәрсә аны борчый? Нәрсә турында җиткерергә тели? “Сәхнә” журналының гыйнвар санында әлеге кызыклы интервьюны укып, җырчыбызның кем икәнен белә аласыз.

Мәгълүмат өчен: һәр айның 25 числосына кадәр “Сәхнә”, “Салават күпере” журналларына язылырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк