Логотип
Сәнгать

Мин яшәмим кеше гомерләрен...

Ялгышсам да,болар-минем ялгыш,  Кеше хөкеменә тапшырмыйм.  Икейөзле булып,чын булмышым  Матур битлекләргә качырмыйм.  Мин нинди бар,шундый булып калам,  Үзгәрергә килми көчемнән.  Уйлаганым йөзгә...



Ялгышсам да,болар-минем ялгыш, 
Кеше хөкеменә тапшырмыйм. 
Икейөзле булып,чын булмышым 
Матур битлекләргә качырмыйм. 

Мин нинди бар,шундый булып калам, 
Үзгәрергә килми көчемнән. 
Уйлаганым йөзгә бәреп әйтсәм, 
Кичерегез,гафу үтенәм. 

Егылганда күрми үткәннәргә 
Үпкәләмим-торып басармын. 
Көчлелегем исбат итәр өчен 
Ныклы адымнарым ясармын. 

Ап-ак биткә язам үз язмышым, 
Сызам,бозам,кабат төзәтәм. 
Кешеләргә ярыйм диеп түгел, 
Үзем теләгәнчә үзгәртәм. 

Горурланып йөрмим,бер гөнаһсыз 
Фәрештәгә тиңләп үземне. 
Саксыз кылган хата-ялгышларым 
Бу дөньяга ачты күземне. 

Атлап барам гомер юлы буйлап, 
Кирәксенмим юлдаш,дусларны. 
Бер Ходайдан сорыйм-хәерледән 
Кылсын диеп барыр юлларны. 




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк