Логотип
Сәнгать

Кызык бит!

   Һәм тизерәк өлгерәсе килә, «Ярамый»ны килә күрәсе, Горизонтның теге ягыннан Чакырып тора кебек берәрсе.  Шул «берәрсе» тормыш үзедер ул – Йөгерәбез шуның артыннан: Тарттырсана, зинһар, тәмәкеңн...

 

 Һәм тизерәк өлгерәсе килә, 
«Ярамый»ны килә күрәсе, 
Горизонтның теге ягыннан 
Чакырып тора кебек берәрсе. 

Шул «берәрсе» тормыш үзедер ул – 
Йөгерәбез шуның артыннан: 
Тарттырсана, зинһар, тәмәкеңне, 
Авыз иттерсәнә «ярты»ңнан: 

Тилертсәнә мәхәббәтең белән, 
Яратасы килә – кыз кирәк, 
Өйләнәсе, бала үстерәсе… 
Олыгаясы килә тизерәк! 

Һәм тизерәк уздырасы килә 
Үзебезне узган картлардан. 
(Подумаешь, әллә алар гына 
Акыл сандыкларын актарган?!) 

Бездә дә ул булыр, булыр әле, 
Тик булдырыр өчен көз кирәк. 
Дөньяларын шаккатырыр өчен 
Картаясы килә тизерәк! 

Ә картайгач, әй кайтасы килә 
Бишектәге сабый чагыңа. 
Кеше дигәннәре кызык бит ул, 
Көз җиттеме – язны сагына. (Ә. Атнабаев)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк