Логотип
Сәнгать

Кил инде, яз!

Агачлар да моңсуланып,  Игән горур башларын.  Кояш та көлеп карамый,  Ай җыерган кашларын. Сыерчыклар да сайрамый,  Көй тапмыйлар җырларга.  Тургайлар да һава иңләп,  Таралмаган кырларга. Бөре...



Агачлар да моңсуланып, 

Игән горур башларын. 

Кояш та көлеп карамый, 

Ай җыерган кашларын. 

Сыерчыклар да сайрамый, 

Көй тапмыйлар җырларга. 

Тургайлар да һава иңләп, 

Таралмаган кырларга. 

Бөреләр дә уяна алмый, 

Шыта алмый чирәм дә. 

Язның моңсу бер шәүләсе, 

Йөри минем тирәмдә. 

Табигатьнең хозурыннан, 

Бу кыш кайчан китәр соң? 

Өч ай гомере булган җәй, 

Кемгә генә җитәр соң? 



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк