Логотип
Сәнгать

Кадер киче

Күңел Аллаһка сыенган, Аннан начарлык куылган. Зиһенемнең нурлы мәле. Исәннәргә саулык сорыйк, Киткәннәргә дога кылыйк. Кадер киче шуннан ямьле.  Гафу сорап кичерүне Я Аллаһым кичерерме? Ярдәменнән...

Күңел Аллаһка сыенган, 
Аннан начарлык куылган. 
Зиһенемнең нурлы мәле. 
Исәннәргә саулык сорыйк, 
Киткәннәргә дога кылыйк. 
Кадер киче шуннан ямьле. 

Гафу сорап кичерүне 
Я Аллаһым кичерерме? 
Ярдәменнән ташламасын. 
Тәнгә сихәт иңдергәндә, 
Нәфрәт утын сүндергәндә, 
Җанны болыт капламасын. 

Әлһәмдуллиллах ,биргәнеңнән шифа табам, 
Рәхмәтеңнән азат итмә безне Аллаһ!
Аңлатырга сүзләр җитми ошбу хисне, 
Кадер киче икән бүген Кадер киче!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк