Логотип
Сәнгать

Күп көч кирәк

Күп көч кирәк!!! Бер абынгач торыр өчен, Кабат сүтеп корыр өчен, Кырыс язмыш җилләренә, Каршы басып торыр өчен, Күп көч кирәк!!!  Күп көч кирәк!!! Йөрәгеңә каршы барып, Акыл белән эш итәргә, Чишелм...

Күп көч кирәк!!! 
Бер абынгач торыр өчен, 
Кабат сүтеп корыр өчен, 
Кырыс язмыш җилләренә, 
Каршы басып торыр өчен, 
Күп көч кирәк!!! 

Күп көч кирәк!!! 
Йөрәгеңә каршы барып, 
Акыл белән эш итәргә, 
Чишелмәслек төенне дә, 
Сабыр гына бер сүтәргә, 
Күп көч кирәк!!! 

Күп көч кирәк!!! 
Бер гаепсез рәнҗетсәләр, 
Көчсез диеп кимсетсәләр, 
Көчле булып калу өчен, 
Һаман алга бару өчен, 
Күп көч кирәк!!! 

Күп көч кирәк!!! 
Көчле булып калу өчен, 
Дөрес юллар табу өчен, 
Күп көч кирәк!!! Күп көч кирәк!!! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк