Логотип
Сәнгать

Күңелеңдә калдым...

  Өстәп җибәр бер ягымлы караш. Керфекләрең назлы ачылсын. Сайлап-сайлап кына шаяру куш. Матур сүзнең өстә кайсысын...  Шуклык кирәк тагы, әзрәк мутлык, Күзне күзгә текәп моңаю... Авыр сулап юри г...

 

Өстәп җибәр бер ягымлы караш. 
Керфекләрең назлы ачылсын. 
Сайлап-сайлап кына шаяру куш. 
Матур сүзнең өстә кайсысын... 

Шуклык кирәк тагы, әзрәк мутлык, 
Күзне күзгә текәп моңаю... 
Авыр сулап юри генә шунда, 
Юатырдай җылы сүз табу... 

Танымассың нәни очкыныңны. 
Учак дөрләп китәр күңлеңдә. 
Кыраулы яз - синең өчен түгел. 
Кояшлы җәй килсен күгеңә! 

Янсын учак, зур бер йолдыз кебек, 
Яктысыннан җөйләр төзәлер. 
Ә бу вакыт 
Июнь урманында 
Сак-сок кебек ялгыз бер нәни кош 
Таң атканчы сайрап өзелер... 

Соңгы сандугачы ул урманның. 
Җүләр хиснең соңгы ташкыны... 
Җәйләр үтәр. Учак сүнгән чакта 
Алып кал син нәни очкынын... 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк