Логотип
Сәнгать

Илһам – халкыбызның илһамы ул

«акыллы уйлап табучы», «әйбәт җитәкче» дип, аларны башкалардан бер башка күтәреп куя. Илһам Шакиров турында сүз чыкканда, күпләр, аны, чиксез яратуларын белдереп, Илһам ул - халыкның моңы, иң оста җ...

«акыллы уйлап табучы», «әйбәт җитәкче» дип, аларны башкалардан бер башка күтәреп куя. Илһам Шакиров турында сүз чыкканда, күпләр, аны, чиксез яратуларын белдереп, Илһам ул - халыкның моңы, иң оста җырчылардан берсе, диләр. Болар, әлбәттә, бик дөрес бәяләр, алар чыннан да Илһам Шакировның гаять киң, олы иҗатын ачык чагылдыралар.

Ләкин әле Илһам Шакиров әнә шул гаять халыкчан моңы, табигать биргән кабат­ланмас тавышы белән тыңлаучыны моңландырып кына калмый, ә үзенең иҗаты белән кешене дәртләндерә, гаять зур сынаулар үткән татар халкына рухи көч, киләчәккә өмет, үзенең яшәеше өчен омтылыш-куәт өсти. Кыскасы, Илһам Шакиров үзенең кабатлан­мас иҗаты белән халкыбызга илһам бирә. Ә илһамлы халык инде беркайчан да югалып, башын аска иеп, өметсезлеккә бирелми, сынмый-сыгылмый. Илһам Шакировның ту­ган халкыбыз тормышындагы төп урыны әнә шул милләтебез рухын туктаусыз яшәтеп, яңартып, үстереп торуында.

Салават ФӘТХЕТДИНОВ,

Татарстанның халык артисты

«Сәхнә» журналы 2015 ел, февраль

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк