Логотип
Сәнгать

Биләрдә арт-форумда “әлиф” спектаклен куйдылар

“Әлиф”тә хореография, музыка һәм театр - Arts biler forumның өч юнәлеше дә бар. Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Россиянең “Алтын битлек” илкүләм театр премиясе лаек булган “Әлиф” спектакле Биләрдә A...

“Әлиф”тә хореография, музыка һәм театр - Arts biler forumның өч юнәлеше дә бар.

Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Россиянең “Алтын битлек” илкүләм театр премиясе лаек булган “Әлиф” спектакле Биләрдә Arts biler forum кысаларында беренче тапкыр ачык һавада күрсәтелде. Бу хакта “Сәләт” форумы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спектакль форумда күрсәтү өчен очраклы сайланмаган. “Әлиф”тә  Arts biler forumның өч юнәлеше хореография, музыка һәм театр да бар.

Казан яшь тамашачылар театры режиссеры һәм сәнгать иҗтәкчесе Туфан Имаметдинов ачык һавада спектакль кую – ул эксперимент, бөтен команда өчен җаваплылык тою һәм дулкынлану кичерү.

Arts biler forum театраль юнәлеш җитәкчесе сүзләренчә, бу спектакль генә түгел, ә татар халкына, сәнгатькә һәм телгә, шулай ук юкка чыгу алдында торган бөтен телләргә ода.

Спектакльдән соң режиссер иҗат командасы алга куелган бурычны үти алды, диде.

татар-информ

Фото: Медиа-центр ТРМОФ «Сәләт»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк