Логотип
Сәнгать

Халкыма җиткерәсе моңым бар

  «Саратский яшел гармун,  Көмеш кыңгыраулары,  Бу көмеш кыңгырауларның  Кичке яңгыраулары  Әллә нишләтә күңелне,  Тирән сулыйсы килә,  Тирән сулыш алып, дуслар,  Ярсып җырлыйсы килә!», - дип яза Ф...

 

«Саратский яшел гармун, 
Көмеш кыңгыраулары, 
Бу көмеш кыңгырауларның 
Кичке яңгыраулары 
Әллә нишләтә күңелне, 
Тирән сулыйсы килә, 
Тирән сулыш алып, дуслар, 
Ярсып җырлыйсы килә!», - дип яза Фатих Кәрим «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасында. Тик бүгенге сүзем яшел гармун турында түгел, ә ак баян хакында булачак. Инде ничә дистә еллар сәхнә түрендә җырчыларыбызның моңлы аһәңнәренә ияреп үзенең ак баяны белән халык күңелләрен җилкендерүче Татарстанның халык артисты Кирам әфәнде Сатый хакында кем генә белми икән. Быел танылган баянчыбыз 60 яшен тутыра. Ноябрь аенда Г.Тукай исемендәге филармония залында зурлап юбилей кичәсен үткәрергә ниятлиләр. Кирам әфәнде белән әңгәмәбез дә иҗат хакында барды.

- Кирам абый, гармунчының хәлләре ничек икән?

- Аллага шөкер, гөрләтеп эшләп ятабыз, иҗаттан туктаган юк, гел йөреп торабыз. Әле менә күптән түгел Үзбәкстанда Бохара һәм Сәмарканд шәһәрләрендә Сабан туенда татар моңнарын яңгыратып кайттык. Аннары Казахстанның Алма-ата шәһәрендә милли бәйрәмебездә катнашырга туры килде. Бу чаралар республикабызның мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырыла. Рәхмәт аларга, онытмыйлар. Кичә генә филармониянең «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы белән бергәләп Изге Болгарга сәяхәт кылдык. Бу чараны махсус Рамазан аена туры китергәннәр. Директорыбыз Кадыйм Назыйрович үзе автобусларга утыртып, хәерле юллар теләп, озатып калды. Элек филармониядә эшләп киткән кешеләрне дә чакырып, сый-хөрмәт күрсәтеп олылаганнары өчен барысына да зур рәхмәт әйтәсем килә.

Үзем иҗат эшеннән тыш Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укытам. Июль аенда имтиханнарга әзерләнәбез.

- Берничә ел элек, чит илдән синтезатор ише уен кораллары кергәч, яшьләр арасында гармун уйный белүчеләр калмады дип борчылган идек. Хәзер исә, артистлар кебек, яшь баянчылар да арта башлады. Аларга карата фикерегез ничек? Сезнең юлны дәвам итәрдәй яшьләр бардыр бит?

- Татар яшәгәндә, моң бар. Борынгыдан килгән милли хәзинәләребез бар. Алар мәңге үлмәячәк. Безнең халык моңсыз яши алмый. Моның бер дәлиле – мин «Татар моңы» фестивалендә жюри әгъзалары составында утырам, анда килгән яшьләр нинди генә уен коралларында уйнамый. Кемнедер аерып әйтәсем килми. Аллага шөкер, талантлы яшьләр үсеп тора, һәркайсының үз урыны, үз тамашачысы бар.

- Сезнеңчә зур тырышлык куеп кына да уңышка ирешергә мөмкинме?

- Әлбәттә, талант Аллахы Тәгаләдән бирелә. Моң, ишетү сәләте (слух) дигән нәрсә бар. Ул канда, җанда булырга тиеш. Тик талантлы кеше гел үз өстендә эшләсә, тырышса гына уңышка ирешә ала. Кайбер кеше мин сәләтле дип масаеп йөри, бер ни эшләми, шулай итеп төшеп тә кала. Бу урында мин Максим Горькийның: «Рожденный ползать – летать не может!», - дигән сүзләрен искә алам. Мәсәлән, крокодилга йөз канат куйсаң да, ул очмаячак. Сәләт Ходай тарафыннан бирелмәгән икән, күпме генә тырышсаң да, нәтиҗәсе булмас.

- Кирам абый иң беренче кулыгызга гармун алып уйнаган вакытыгызны искә төшерик әле.

- Мин сабый чактан ук гармун моңын тыңлап үстем. Безнең өйдә гармун иң хөрмәтле урында, түр башында тора иде. Аның өстенә ипләп кенә чигүле тастымал ябып куялар. Әткәй күңеле тулса да, эче пошса да, шатланса да, моңланса да гармунга үрелә. Аның әтисе Мәхмүт бабам да авылның данлыклы гармунчысы булган. Әткәйнең тальянда өздереп уйнаулары, әниемнең кушылып җырлаулары да, күңелемә моңнар салгандыр. Инде 4-5 яшьләремнән кулыма гармун алдым. Башта тальянда уйный идем, аннан хромкага күчтем. Ләкин аларның мөмкинлекләре чиклерәк.

1964нче елның 18нче сентябре минем өчен иң зур вакыйга булып истә калды. Бу көнне әткәй җыйнак кына бер баян сатып алды. Баянда иң алдан әткәй, аннан абыйлар уйный, аннан соң гына миңа чират җитә иде.

Кечкенәдән моңлануымны сизгәндер, әткәй мине 15 яшемдә Әлмәт музыка училищесына илтеп куйды. «Керә алсаң, керерсең. Керә алмасаң, авылда ир кешегә эш бетмәгән», - дигән сүзләре хәтердә. Менә шуннан башланды да инде иҗат юлым. Училищены тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенә юллама бирделәр. Аны бетергән елны Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә чакырдылар. Армиягә алынып, ел ярым хезмәт иткәч, яңадан филармониягә әйләнеп кайттым һәм инде 30 елдан артык Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшлим.

- Остазыгыз, үрнәк алырдай кешеләрегез бардыр...

- Иң беренче остазым – әткәй. Кечкенә чакта мин әтинең уйнавына соклана идем, ә аннан, соңга таба ул үзе миңа сокланып карый башлады.

50нче еллар азагы 60 нчы еллар башында авылга радио керттеләр. Мин аны «биш тәңкәлек Рафаэль Ильясов радиосы» дип атый идем. Малай чакта эфир дулкыннарыннан Рәис Сафиуллин, Мөхтәр Әхмәдиевларның чыгышларын йотлыгып тыңладым. Соңрак, Марс Макаров, Рамил Курамшин, Фәрит Гыйлметдиновлар чыкты. 1996 нчы елда татар баянчыларын, аларның иҗатын туплап «Татар баянчылары» дигән китап та бастырып чыгардым әле.

Дәвамы бар

Фәния Лотфуллина

«Сәхнә» журналы 2015 ел, июль

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк