«Сәйяр» театр фестиваленә гаризалар кабул итү төгәлләнде (видео)
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татмедиа» АҖ «Салават күпере» журналы редакциясе» филиалы, «Сәхнә» сәнгать журналы тарафыннан уздырылган «Сәйяр» республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленә га...
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татмедиа» АҖ «Салават күпере» журналы редакциясе» филиалы, «Сәхнә» сәнгать журналы тарафыннан уздырылган «Сәйяр» республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленә гаризалар кабул итү төгәлләнде. Конкурста республиканың 42 районы һәм Казан шәһәре районнары катнашты. Бүгенге көндә жюри әгъзалары видеоязмаларны туплап, җентекләп, нигезләмәдә язылганча бәяли башладылар. Барлыгы 506 видеоязма кабул итеп алынды, шуларның 390 видеосы - балалар бакчасыннан, 116 - мәктәпләрдән.
Алда хәбәр ителгәнчә, видеоязмаларны карау дәвам итә. Төгәл районнарга (зоналарга) чыгу көненен хәбәр итәрбез.
Шунысын да искәртик, фестивальнең гала-концерты 16 ноябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
Комментарий юк