"Сәйяр" талантлар барлый
8 декабрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын тәбрикләү тантанас...
8 декабрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын тәбрикләү тантанасы булып узды. Әлеге бәйгедә мәктәп балалары гына түгел, шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни артистларыбыз да катнашты. Алар бу мәсьәләгә укучы абый-апаларыннан да җитдиерәк килгән дияр идем. Чөнки кайберләре әкияткә карый татар классикларының әсәрләренә мөрәҗәгать иткән. Әлмәт шәһәренең 2 номерлы балалар бакчасы коллективы К.Тинчуринның “Беренче театр”ын сәхнәләштереп балалар бакчалары арасында Гран-прига лаек дип табылды . Бар яктан да килешле итеп куелган әлеге спектакль барыбызны да шаккаттырды, нәни Вәлигә егетлек өстәүче ясалма мыекларына кадәр урынлы булып тоелды. Мәктәп коллективлары арасында Гран-при Г.Исхакыйның “Кәҗүл читеге”н уңышлы башкарганнары өчен Буа шәһәренең 5 номерлы гимназиясенә тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.
Комментарий юк