"Сәйяр" республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады
"Сәхнә” журналы булачак талантларны барлый. 1906 елда “Театр – безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы һәм өмидле бер нәрсә” дип яза бөек Тукаебыз. Яшәешебезне тулаем буйсындырган техника заманында б...
"Сәхнә” журналы булачак талантларны барлый.
1906 елда “Театр – безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы һәм өмидле бер нәрсә” дип яза бөек Тукаебыз. Яшәешебезне тулаем буйсындырган техника заманында балаларның күңелләрен рухи яктан баету, милли тәрбия бирү уңаеннан, 2016 елда “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналлары һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә республикакүләм “Сәйяр” театр фестиваль бәйгесенә старт биргән иде. Әлеге бәйгедә мәктәп балалары гына түгел, шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни артистларыбыз да катнашты. Алар бу мәсьәләгә укучы абый-апаларыннан да житдирәк килгән дияр идек. Коллективларның милли составы да төрле, монда татар, рус, удмурт, әзәрбайҗаннар да бар.
Быел да “Сәйяр” үзенең асылташларын барларга старт алды. “Сәхнә” журналында фестивальдә катнашучылар өчен мастер-класс бара. Әлеге сәхифәне филология фәннәре докторы, театр тәнкыйтьчесе Әлфәт Закирҗанов алып бара. Журналдан фестиваль буенча яңалыкларны, үзегезне борчыган сорауларга җавапны таба аласыз. Театр, сәнгать дөньясына ишек ачучы “Сәйяр”гә рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
Комментарий юк