«Сәйяр» фестиваленең беренче зона турыннан фоторепортаж
Быел «Сәйяргә» узган елгысына караганда да күбрәк эш килде, барлыгы биш йөздән артык. Якынча хисап белән әлеге рухи чарада, димәк, биш меңнән артык яшь артистыбыз катнаша. Беренче тур тәмам, 7 нче окт...
Быел «Сәйяргә» узган елгысына караганда да күбрәк эш килде, барлыгы биш йөздән артык. Якынча хисап белән әлеге рухи чарада, димәк, биш меңнән артык яшь артистыбыз катнаша. Беренче тур тәмам, 7 нче октябрьгә кадәр тәкъдимнәр кабул ителеп бетте, редакцияләр коллективы жюри белән берлектә видеоязмаларны карап чыгып, шулар арасыннан йөздән артык труппаны сайлап алды. Алар зона турына узучылар. Зоналар бишәү: Казан, Әлмәт, Чаллы, Чистай, Арча. Жюри тиздән әлеге шәһәр, районнарга барып, яшь йолдызларны сәхнәдә үз күзләре белән күреп бәһаләячәк. Һәм шул вакытларда икенче турга узган трупаларның исемнәре министрлык тарафыннан мәгариф бүлекләренә җибәрелде һәм мәгълүмат «Сәхнә» журналы сайтында да бар.
Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленең беренче зона туры башланды. Хәерле сәгатьтә! Барыгызга да уңышлар юлдаш булсын!
Фото: Г.Ярмиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк