Логотип
Проектлар

Җиңүчеләрне котладык (ВИДЕО)

Бәйгенең сайлап алу этабы бер ай дәвам итте. Конкурска республикабызның төрле районнарыннан иллегә якын видеоязма тәкъдим ителгән иде. Беренче өлештә тавыш бирү ярдәмендә иң оста шигырь сөйләүчеләрн...

Бәйгенең сайлап алу этабы бер ай дәвам итте. Конкурска республикабызның төрле районнарыннан иллегә якын видеоязма тәкъдим ителгән иде. Беренче өлештә тавыш бирү ярдәмендә иң оста шигырь сөйләүчеләрне билгеләдек. Соңыннан, жюри әгъзалары сайлап алынган тел осталарын үз иләкләре аша үткәрде. Яшь үзенчәлекләренә карап җиңүчеләр берничә номинациядә билгеләнде. 3 – 6 яшькәчә балалар арасында беренче урынны Казан шәһәреннән Данияр Рәхимуллин алды. 7 – 10 яшькәчә балалар арасында Әлмәт шәһәреннән Айзат Хәсәнов беренче урынга лаек дип табылды. 11 – 15 яшькәчә балалар һәм яшьүсмерләр арасында Казаннан Илүсә Камалиева һәм 16-20 яшькәчә яшьләр арасында Азнакайдан Салават Латыйпов беренчелекне яуладылар. Балаларны “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналларының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр котлады. “Сәхнә” журналының чыга башлавына быел – 15 ел, ә “Салават күпере”нә 30 ел тула. Бу вакыт эчендә бик күп эш башкардык. Әлеге журналлар нигезендә ничә буын тәрбияләнде. Балалар белән белән һәрвакыт элемтәдә торасы, аларны үсендерәсе килә. Әле менә күптән түгел генә “Сәйяр” мәктәп театр коллективлары фестивале тәмамланды. Әлеге матур гадәтне быел да дәвам итәргә уйлыйбыз. Шулай ук “Сәхнә” журналында һәм сайтында бик күп бәйгеләр оештырылып килә. Әлеге вакытта “Яраткан артистым” рәсем бәйгесенә эшләр кабул итү бара, тиздән биючеләр өчен конкурс тәкъдим итәргә җыенабыз. Болар барысы да үсеп килүче яшь буында телебезгә, мәдәниятебезгә карата мәхәббәт уяту, яңа талантлар ачу, сәләтле балаларыбызны тагын да үстереп җибәрү, халыкка таныту максатыннан оештырыла”, – дип сөйләде ул. Килгән кунаклар бу бәйгедә бик теләп катнашуларын һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ә балалар исә рәхәтләнеп Шүркә белән күңел ачтылар. Ахырдан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк