С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры артисты Закиров Ильяс Гомәр улы

Ә.Гаффарның “Бер картлыкта,бер яшьлектә” комедиясендә Исрафил – яшь артистның беренче роле. Ә.Бәкернең “Буйдаклар “ комедиясендә Илдар, Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабай”ында Бабай, Т. Җүҗәноглының “Ташкын”ында Ир рольләрендә чыныгу алып 2012 елда Ильяс Закиров “Тантана” театраль премиясенең “Дебют “номинациясендә бүләкләнә.

Үзе турында Ильяс :Мин уйлап уйнаучы артист”,ди. Р.Кинҗәбаев әсәре буенча куелган “Тилмереп дога көткәннәр”драмасында Милиционер, “Шомбай” (К.Мәргән) комедиясендә Шомбай, Ф.М.Достоевский әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Абзыйның төше” мистик драмасында Павел Мозгляков, “Түтиләр” (А.Коровкин) сатирик комедиясендә Роберт, К.Тинчурин әсәре буенча куелган “Каракүз”музыкаль кыйссасында Аксакал һәм кәрван башлыгы рольләрендә уйнап Ильяс Закиров үзенең җитлеккән артист икәнлеген исбатлады.

Минзәлә театрының балалар репертуарында да Ильяс Закировның рольләре күп. “Йолдыз егет” (О.Уайльд) урман кисүче һәм хәерче, Г.Тукай әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Тапкыр Кәҗә турында әкият” спректаклендә – Сарык, “Дүрт дус” әкиятендә (Р.Сәхәбетдинова инсц.) – Мәче, Яңа ел әкиятләрендә алыштыргысыз Кыш Бабай һәм башкалар.

Ильяс Закиров тынгысыз, һәрвакыт эзләнүчән, күп укучы артист.

{jlex}folder: http://old.sahne.ru/images/el-artist/minz/ma{/jlex}

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1398
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
958
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1406
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1174
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
911
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1330
0
1
Нишләтергә?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы