Логотип
Яңа проект - Ел артисты

Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Агиев Илшат Фәнзәви улы

И.Зәйниев әсәре буенча куелган “Туган-тумача” спектаклендә – Марат, “Кызлар килде авылга”да (Н.Гаетбай) – Әмир, “Студентлар 3D”сында – Морат, “Тормыш корабы”нда (Ә.Еники) – Вафа, “Кыю кызлар”да (Т.Г...

И.Зәйниев әсәре буенча куелган “Туган-тумача” спектаклендә – Марат, “Кызлар килде авылга”да (Н.Гаетбай) – Әмир, “Студентлар 3D”сында – Морат, “Тормыш корабы”нда (Ә.Еники) – Вафа, “Кыю кызлар”да (Т.Гыйззәт) – Исәнбай кебек тәүге образлары яшь артистны фикерләүчән, кичерешләргә бай артист итеп танытты.

Илшат үзенчәлекле комедия артисты. Ул образын тудырганда тышкы кыяфәтне тоеп, кызык характерлы, төрле бизәкләргә, сәхнә алымнарына бай рольләр эшли. Уенын эстрадага хас шаяру, уен алымнары белән баета. Татар классикасы булса, милли характерның үзенчәлеген, халыкның гореф-гадәтен яхшы белеп иҗат итә. Ул һәр башкарган образы белән үзенең актерлык осталыгын чарлый.

Илшатыбызны тамашачы моңлы җырлары өчен дә яратты. 

Б.Брехтның “Бистә фәрештәсе”ндә Алла, Бонза, Н. Исәнбәтнең «Качаклары»ында Качкинский образлары өчен Илшат Агиев 2016 елда Әлмәт муниципаль районы башлыгының «Ел актеры» премиясенә лаек булды.

{jlex}folder:http://old.sahne.ru/images/el-artist/almet/mal{/jlex}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк