Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Галимуллина Гөлназ Марсель кызы

Театрда эшләү дәверендә ул төрле характердагы рольләр иҗат итте. Алар арасында “Башмагым” (Таҗи Гыйззәт) музыкаль комедиясендә –Сәрвәр, Нәсимә; “Галиябану”да (М.Фәйзи) – Галиябану, Мәрьям, “Җиде кыз” (Н.Исәнбәт) – Тимербулат, “Нигез ташлары”нда (Т.Миңнуллин) – Флорид, “Зәйтүнәкәй”дә (Р.Батулла) – Зәйтүнә, Фатыйма; “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” (И.Юзеев) – Нәзнинә, “Гашыйклар утравы”нда (Р.Сәгъди) – Ләйсән, “Умырзая”да (Р.Харис) – Зәйтүнә, “Печән базары”нда (Р.Әюпов) – Зәйтүнә, Ф.Сәмитова; “Сак-Сок”та (Р.Батулла) – Сак; “Ничек миллионер булырга?” (М.Гыйләҗев) – Руфинә; “Алхимик” (П.Коэльо) – Фатыйма, Наркоман, Бәрән, Чүл, Чегән кызы, Җил һ.б.лар.

Яшь тамашачы театрында баш режиссер Ренат Әюпов җитәкчелегендә Гөлназ бер-берсен кабатламый торган  җыр-биюле рольләр башкара. Ул тамашачыны үзенең тышкы матурлыгы, көчле тавышы белән дә, биюгә осталыгы һәм мөлаемлыгы белән дә җәлеп итә. Һәр рольгә иҗади якын килә.

Аның эшчәнлеге театр сәнгатен пропагандалауга юнәлдерелгән.  Гөлназ балалар алдында да үзенең онытылмас эшләрен тәкъдим итә. Ул иҗат иткән образлардан Тимербулат – “Җиде кыз” (Н.Исәнбәт), Көрән, Тиен – “Керпе малае дуслар эзли” (Р.Корбан), Герда – “Кар иле патшабикәсе” (Е.Шварц, Ф.Галиев тәрҗ.), Флорид – “Нигез иташлары” (Т.Миңнуллин) һәм башкалар Гөлназның күпкырлы иҗатын чагылдыра. Ул нәни тамашачылар күңелендә чын, югары сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләргә тырыша. 

Гөлназ кинофильмнарга да төшә. 2015 елда ул “Айсылу” дип исемләнгән кыска метражлы телевизион фильмда авыру җырчы кыз Айсылуны уйнап тамашачы күңеленә кереп калды.  Шулай ук без аны танылган язучы Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча төшерелгән телевизион фильмда Диләфрүз ролендә күрдек.  Моннан тыш “Корыч” һәм “Тапшырылмаган хатлар” фильмнарында да үзенчәлекле рольләр тудырды.

Галимуллина Г.М. республика күләмендә уза торган һәртөрле конкурсларда концерт номерлары белән чыгышлар ясый, Җиңү көне, Сабантуй, Республика көне уңаеннан үткәрелгән чараларда актив катнаша.

Галимуллина Г.М. Татарстан театр әһелләре берлеге әгъзасы.

Гөлназны коллективта хөрмәт итәләр. Ул намуслы, ихлас булуы, эчкерсезлеге белән аерылып тора. 

{jlex}folder:http://old.sahne.ru/images/el-artist/kariev/kiz{/jlex} 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1503
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
958
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1406
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1174
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
911
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1330
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
959
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы