Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Хөсәенов Фаяз Тәлгать улы
Ул – киң диапазонлы актер. Узе тиз кызып китүчән характерга ия. Сәхнәдә җинел һәм яхшы хәрәкәтләнә, режиссер күрсәтмәләрен иҗади кабул итә һәм роль таләпләре куйган сәхнә мәсьәләләренә тәэсирле...
Ул – киң диапазонлы актер. Узе тиз кызып китүчән характерга ия. Сәхнәдә җинел һәм яхшы хәрәкәтләнә, режиссер күрсәтмәләрен иҗади кабул итә һәм роль таләпләре куйган сәхнә мәсьәләләренә тәэсирле чара эзли. Фаяз театр репертуарында тыгыз шөгыльләнә, тулысынча бирелеп һәм мавыгып эшли. Сәхнәдәге сөйкемлелеге белән тамашачының мәхәббәтен инде яулап алырга да өлгерде.
Фаязның беренче роле – З.Хәким әсәре буенча куелган «Язын бозлар акканда» спектаклендә Әмир. Дебют булуына карамастан, ул үз героеның холкын тулысынча ачып бирә алды. Аның Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Җен алыштырган” спектаклен дә – Җенгали, Икенче егет – “Кияүләр” (Х. Вахит), Маляр – “Җырым табар сине” (Х.Вахит), Әмир – “Язын бозлар акканда” (З.Хәким), Кыти-мыти – “Урман-club” (И.Зәйниев), Хомутов - “20 минут фәрештә белән” (А.Вампилов), Мотый – “Адашкан күңел” (М.Фәйзи), Бахадур “ Серле төн” – (Р.Сәгъди), Нәсим – “Миңлекамал” (М. Әмир), Маляр – “Җырым табар сине” (Х.Вахит), Искәндәр – “Американ” (К.Тинчурин), Афзал – “Шимбә көн кич белән” (Г.Хугаев), Балбес – “Самогончылар яки Яңа ел маҗаралары” (М.Хабибуллин), Шүрәле – “Яңа ел бирешми” (Д.Сидеев), Егет – “Саташкан сандугач” (Р.Зәйдулла), Гыймран – “Ике килен- килендәш” (Х.Вахит), Ильяс – “Гүзәлем Әсәл” (Ч.Айтматов) һ.б. рольләрен халык яратып кабул итте.
Бүгенге көндә Фаяз Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының театраль факультетында белем алуын дәвам итә.
{jlex}folder:http://old.sahne.ru/images/el-artist/atni/mal{/jlex}
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк