Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Бәйрәмова Сылу Рәхип кызы
Һәр артистның иң яраткан темасы була. Берәүләр сәхнәдән романтика яки хезмәт батырлыгын күрсәтергә тырыша, башкалар яңалыкны, матурлыкны раслау хакына тискәре күренешләрне фаш итәләр. Әмма Бәйрәмова...
Һәр артистның иң яраткан темасы була. Берәүләр сәхнәдән романтика яки хезмәт батырлыгын күрсәтергә тырыша, башкалар яңалыкны, матурлыкны раслау хакына тискәре күренешләрне фаш итәләр. Әмма Бәйрәмованың көче – комедиядә. Актриса кешегә яшәргә комачаулаган сыйфатларны сәхнәдән бик оста күрсәтә белә. Кимчелекләре күп булган хатын кызны көлкегә калдырып, фаш итәргә кирәк булса, арттырып уйнаудан да курыкмый. Х.Вахит әсәре буенча куелган «Күк капусы ачылса» спектаклендәге Шәмсия роле әнә шундыйлардан. Моннан тыш Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Җен алыштырган” спектаклендә –Җенбикә, Зөһрә – “Күбәләкләр утка оча” (Р.Сабыр), Миссис Маймыл – “Урман-club” (И.Зәйниев), Нурдидә – “Язын бозлар акканда” (З.Хәким), Зәгыйфә –“Адашкан күңел” (М.Фәйзи), Мәймүнә –“Миңлекамал” (М.Әмир) Кыз – “Кияүләр” (Х.Вахит), Васюта – “20 минут фәрештә белән” (А.Вампилов), Разия – “Американ” (К.Тинчурин), Дахира – “Шимбә көн кич белән” (Г. Хугаев), Хупҗамал – “Яшел эшләпә” (Г.Насрый), Камилә – “Ике килен – килендәш” (Х.Вахит), Мөслимә – “Мулла” (Т.Миннуллин), Әни – “Гүзәлем Әсәл” (Ч.Айтматов) рольләре аның үз эшенең остасы булуын күрсәтә.
Сылу – үткен характерлы актриса. Сәхнәне бик яхшы сиземли, һәм ул иҗат иткән образлар чыннан да чынбарлыкка да тәңгәл килә. Тәэсирле итеп сөйли белә. Аның сөйләм теле төгәл, яңгыравыклы һәм ачык. Сылуның чын күңелдән көлүе тамашачыларны мавыктыра. Ул үзен сәхнәдә җиңел табигый итеп тота белә.
Сылу – якты индивидуаль шәхес. Тормышта да ачык күңеллле, ярдәмчел кеше. Бүгенге көндә хәләл җефете белән өч бала үстерәләр.
{jlex}folder:http://old.sahne.ru/images/el-artist/atni/kiz{/jlex}
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк